Mångha (Авеста телендә:måŋha) ул Фарсы теле Māh өчен (Борынгы Фарсы телендә:māha) эквивалент булган "Ай" өчен Авеста теле сүзе. Ул Зәрдөштлектә Ай Илаһы өчен исем булып тора. Иран телендә сүз ир-ат родта булып тора.[1] Гәрчә Маһ Авеста язмасында мәшһүр Илаһ булып торса да, аның ике очлы ае Фарсы Империясе һәм Сассанид Империясе периодларында әһәмиятле патшалык символы булган.
Иран телендәге сүз Инглиз телендәге moon белән когнат булып тора, PIE-дагы *mēns-тан.

Маһ
Җенес ир-ат

Авеста үзгәртү

Гәрчә Айга багышланган ике Авеста гимны булса да, ул күренекле Илаһ булып тормый. Ньяишта да, шулай ук җиденче Яштта да, "ай" турында физик ай турында буларак итеп еш сөйләнелә. Бу гимннарда Ай фазалары озынлыгы буенча тасвирлана. Аһура Мазда Айның артуы һәм кимүе сәбәбе буларак тасвирлана һәм Амеша Спенталар Ай яктысын Җир өслеге буйлап тигез итеп тараталар.[2] Фравашилар Айны һәм Йолдызларны билгеләнгән курста тоту өчен җаваплы дип әйтелә.[3] Кояш, Ай, һәм йолдызлар Һара Березаити тирәли әйләнәләр.[4] Ай шулай да "бирүче, балкучы, данлыклы, суга ия, җылылыкка ия, белемгә, муллыкка, байлыкларга, аерырга сәләткә, алкышка, яшеллеккә, яхшылыкка ия һәм дәвалаучы берәү булып тора".[5] "Яз вакытында Ай Җирдә үсемлекләрнең үсүенең сәбәбе булып тора".[6]
Ай кабат итеп иң беренчел үгезнең "читра"сына (Бу контекстта бу Авеста сүзенең төгәл мәгънәсе билгеле түгел. Традицион рәвештә ул "орлык" дип тәрҗемә ителә, "прототип" мәгънәсендә ул билгеле физик форма яки билгеле кыяфәтнең мәгълүматын тота. Ул шулай ук "раса", "токым" мәгънәсендә "орлык" дигәнне аңлатылрга мөмкин.) ия дип сөйләнелә. Бу космологик драмага аллюзия, ул шулай да бары тик Зәрдөштлек текстлары традициясендә раслана (аста карарга мөмкин).

Традициядә үзгәртү

 
Реверсында Ай Илаһы Маһ ("Мао") белән Кушан хөкемдары Хувишка тәңкәсе, безнең эраның 2-нче гасыры. Аның иңбашлары артында ике очлы ай чыга.[7]

Геродот раслаганча Ай Кече Азиядә Иран экспатриатларының яклаучы Илаһы булган.[8] Mah Илаһы Митра Илаһы белән Кушан тәңкәләрендә очрый.
Зәрдөштлек календарендә айның уникенче көне Айга багышланган һәм Ай яклавы астында.
Ай Зәрдөштлек космогониясендә әһәмиятле роль уйный, аеруча 12-енче гасырда тәмамланган текст Бундаһишнда тәфсилләп тасвирланган. Риваять түбәндәгечә:[9] Аһриман (Авеста телендә: Ангра Майнью) беренчел азгын хатынны Җеһны (Җаһины) беренчел үгезне Гавиевдадны (Авеста телендә: Гаваэводата)ны үтерергә чакыра. Җеһ шулай әйткәнчә эшли, әмма мәхлукат үлеп ятканда, чиһр коткарыла һәм Ай саклавы астында урнаштырыла. Бу чиһр шуннан соң хайваннар дөньясында барлык мәхлукатларның "прототибы" (карб).
Язаталар иерархиясендә Ай Воһу Манаһның (Урта Фарсы телендә: Баһман) ярдәмчесе (яки "хезмәттәше", "һамкар"), хайван муллылыгының, бигрәк тә мөгезле терлекнең Амеша Спентасы. Воһу Манаһның идентификациясе - "Яхшы Максат" һәм "Яхшы Акыл"ның гипостазы Ай акыл гармониясе һәм эчке тынычлык белән ассоциацияләнгән башка текстларда чагыла.[lower-alpha 1]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Mah is also the Persian language name of a species of fish, which gives rise to the Persian language expression, az mah ta mahi, "from the moon to the mah-fish", to mean "everything". That expression has its origin in Persian mythology, where the world is believed to sit on a rock, on the back of a bull, on a kamkam, on the back of the mah fish, on water, on wind, and on the veil of darkness.[чыганагы?]
    c.f. The Rubaiyat, Omar Khayyam,:[10]
    Whose secret Presence, through Creation's veins
    Running, Quicksilver-like eludes your pains:
    Taking all shapes from Mah to Mahi; and
    They change and perish all – but He remains;
    Аның серле Булуы, Барлыкка китерелгәннең веналары аша
    Ага, Терекөмеш-сыман булып авыртуларыңнан арындыра:
    "Маһтан Маһига" кадәр барлык формаларны ала; һәм
    Алар барысы үзгәрә һәм бетә - әмма Ул кала;

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Kanga, Kavasji Edalji (1909) (in fa). An English-Avesta Dictionary. Printed at the Fort Printing Press. https://books.google.com/books?id=uFogAQAAMAAJ&pg=339. 
  2. Yasht 7.3, Nyaish 3.5
  3. Yasht 13.14-16
  4. Yasht 12.25
  5. Dhalla (1938) p. 214; Яшт 7.5, Ньяиш 3.7
  6. Yasht 7.4, Nyaish 3.6
  7. Dani, Ahmad Hasan; Harmatta, János (1999) (in en). History of Civilizations of Central Asia. Motilal Banarsidass Publ.. pp. 327–328. ISBN 978-81-208-1408-0. https://books.google.com/books?id=DguGWP0vGY8C&pg=PA327. 
  8. Herodotus. Histories. 7.3.7. 
  9. Бундаһишн 7
  10. Khayyam, Omar. The Rubaiyat. stanza 52.