Үлгән төймәләр

санак төймәсарларының яки язу машинкаларының махсус төймәләре

«Үлгән төймәләр» (ингл. dead keys) — санак төймәсарларының яки язу машинкаларының төймәләре. Алар киләсе кертелә торган сиволның төрен үзгәртү өчен кулланылалар. Язу машинкаларында «үлгән» төймәгә басу язу юлы өстендәге билгене куя, әмма каретканы киләсе символга күчерми. Санакларда «үлгән» төймәгә басу киләсе кертелә торган символның кодын үзгәртә. Мәсәлән, 

Option + ', e эзлеклелек Macintosh'та «è» символын ясый.

Куллану үзгәртү

«Үлгән төймәләр» гадәттә диакритиклы хәрефләр ясау өчен кулланылалар.

Кагыйдә буларак, «үлгән» төймәдән соң буш ара төймәсенә (яки модификацияга каралмаган символга) басу төймәдә билгеләнгән символны кертүгә китерә — мәсәлән, ^ + Буш ара бирә «^».

Язу машинкаларының корылышы символларны берләштерүгә чикләр куймый: мәсәлән, тартык хәрефләр өстендә басым билгесен куярга мөмкинлек бар. Икенче яктан, программалар санакта шушыны ук гел генә эшләргә мөмкинлек бирмиләр: ´ + ц була «´ц».

Юникод дигән символлар кодировкасының үсеше белән диакритик билгеләрен теләсә нинди символлар белән кушарга мөмкин булды. «Кушыла ала торган диакритик билгеләре» Юникодта менә бу урынны алып торалар: U+0300 — U+036F. Аерым алганда, моны « ̃» (U+0303 кушыла ала торган тильда) Ф хәрефе белән берләштереп була: Ф̃. Мәгънәсебулу-булмауга карамастанда да. Шул ук вакытта, төрле язуга өстәмә диакритик бар, аерым алганда, юнанныкы (U+0340, U+0341 U+0344). Диакритиклар яһүдтә (Некудот) һәм гарәп телендә (Хәрәкәт) гадәттә башка телләрнең символлары белән кушылмайлар.

Иске санак системаларында (MSX кебек), еш кына махсус тамгаланган «үлгән» төймә булган. Аңа Ctrl һәм

Shift белән бергә басу «´», «`», «ˆ», «¨» диакритик билгеләрен киләсе сузык авазлы хәреф өчен өстәргә мөмкинлек биргән.