Леман Эдуард Александрович (14 февраль 1849, Курляндия – 10 март 1919, Казан) — рус фармакологы, Томск университеты профессоры.

Җенес ир-ат
Туу датасы 14 февраль 1849(1849-02-14)
Үлем датасы 10 март 1919(1919-03-10) (70 яшь)
Үлем урыны Казан, РСФСР
Һөнәр төре галим
Эш урыны Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Бүләкләр
орден Святого Владимира 4-й степени орден Святого Станислава 3-й степени

Биографиясе үзгәртү

Эдуард Алексакдрович Леман 1849 елның 14 февралендә Курляндиядә Балтыйк немецлары гаиләсендә туа. Әтисе чиркәү хезмәткәре һәм органчы булган.Эдуард Леман Рига гимназиясендә укый, ләкин укуын калдырырга мәҗбүр була һәм фармацияне практик өйрәнү өчен даруханәгә керә. 1871 елда Дерпт университеты каршындагы Фармацевтика институтына укырга керә. 1873 елда аны, провизор дәрәҗәсен алып, бик яхшы тәмамлый. Институтта аның укытучылары Г. Драгендорф, М. Вилькомм, А. Шмидт һәм башкалар була. 1874 елда Леман институтта : «Ueber das Amygdalin in den Fruchtkernen der Kirschen, Pflaumen, Pfirsiche und Aepfel und über den blausäureliefernden Bestandtheil der Faulbaumrinde und der Kirschlorbeerblätter» («Pharmac. Zeitschr. f. Russland», 1874) темасына диссертация яклап, фармация магистры дәрәҗәсен ала[1].

1875 елда Казан ветеринария институтында фармация һәм фармакозиянең штатлы доценты итеп сайлана. Соңрак Совет секретаре һәм китапханә мөдире булып эшли. Берничә тапкыр Казан ветеринария институты директоры вазыйфаларын башкара. Фәнни максат белән чит илгә берничә тапкыр бара. 1884 елда приват-доцент исемендә Казан университетында аналитик химия курсын укый башлый. 1888 елда Томск университетына экстраординар, ә 1890 елдан фармация һәм фармакозия кафедрасы буенча ординар профессор итеп билгеләнә[2].

1890-1894 елларда Томск университеты идарәсенә керә, 1896 елдан Томск университетының хуҗалык клиник советы әгъзасы була. 1893 елда клиник даруханә мөдире була. 1889 елда университет каршындагы табигать сынаучылары һәм табиблар җәмгыяте әгъзасы була, 1889-1895 елларда аның казначеесы була. П. В. Буржинский белән бергә грек обвойнигы кабыгыннан периплоцин һәм агликон периплогенин аерып чыгара, аларның фармакологик үзлекләрен тикшерә. Томскта һәм Томск губернасында эчә торган суның анализына багышланган берничә мәкалә яза. 1895 елда Балтыйк буе флорасы турында монография чыгара[3].

1901 елда Томск университетында хезмәт итә һәм Казанга күчеп килә. Россия фармакология җәмгыятенең мактаулы әгъзасы итеп сайлана[4].

Бүләкләре үзгәртү

  • IV дәрәҗә Изге Владимир Ордены (1898)[5]
  • II дәрәҗә Изге Анна Ордены (1893)[5]
  • II дәрәҗә Изге Станислав Ордены (1888)[5]
  • III дәрәҗә Изге Анна ордены (1884)[5]
  • III дәрәҗә Изге Станислав ордены (1881)[5]
  • "Император Александр III патшалык итүе истәлегенә» медале[5]

Гаилә үзгәртү

Хатыны Лилия Карловна Горст. Аларның биш балалары булган: Эдуард (1880 елгы), Александр (1882 елгы), Виктор (1884 елгы), Максимилиан (1886 елгы), Елизавета (1887 елгы).[5].

Хезмәтләре үзгәртү

  • Химический анализ воды, употребляемой в Томске для питья и различных хозяйственных надобностей // Известия Томского университета. 1889. Книга 1;
  • Состав солей, содержащихся в воде озерах Шира и Шунет и речки Солоновки // Там же. 1890. Книга 3;
  • Сибирские орешки и их составные части: Фитохимический очерк // Фармацевтический журнал. 1890;
  • Flora von Polnisch-Livland mit besondere Berucksichtigung der Florengebiete Nordwestrusslands, des Ostbaltikums, der Goubernements Pskow und St. Petersburg sowie der Verbreitung der Pflanzen durch Eisenbahnen. Jurjew (Dorpat), 1895;
  • Обвойник: Periploca graeca. Фармакохим. исследование // Врач. 1896. № 29;
  • Нынешнее состояние целебных вод Томской губернии: Из серии публичных лекций. Томск, 1897.

Әдәбият үзгәртү

  • Э.А. Леман // Первый университет в Сибири. Томск, 1889;
  • Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904): В 2 ч. Казань, 1904. Ч. 2;
  • Леман Эдуард Александрович: Некролог // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1919. Т. 36, вып 1–3;
  • Профессора Томского университета: Биографический словарь. Вып. 1. 1888–1917 / Отв. редактор С.Ф. Фоминых. Томск, 1996;
  • Профессора медицинского факультета Императорского (государственного) Томского университета – Томского медицинского института – Сибирского государственного медицинского университета (1878–2013): Биографический словарь / С.Ф. Фоминых, С.А. Некрылов, М.В. Грибовский и др. Томск, 2013. Т. 1.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Леман, Эдуард Александрович // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. Леман Эдуард Александрович // Энциклопедия российских немцев
  3. Леман Эдуард Александрович // Энциклопедия российских немцев
  4. Леман Эдуард Александрович // Энциклопедия российских немцев
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 Леман Эдуард Александрович // Энциклопедия российских немцев