Шарсыман яшен — уникаль сирәк табигать күренеше, балкый торган һәм очучы шарсыман объект булып күренә.

Шарсыман яшен, гравюра, XIX гасыр
2012 елда Тибетта Кытай галимнәре үлчәгән шарсыман яшеннең спектры (шарсыман яшен гади яшен туфракка сукканнан соң барлыкка килгән)

Кайбер тасвирлама буенча шарсыман яшен - яшенле-яңгырлы вакытта сирәк кенә хасил булучы кайнар ионлашкан газның яктылык сибүче куерыгы булып тора.

Тәҗрибәханәдә шарсыман яшенне чыгару рәсми рәвештә расланмаган, аның барлыкка килүе һәм күренешнең барышы бердәм физик теориясе әлегә юк, хәттә саташу (галлюцинация) булуы белән күренешне аңлатучы теорияләр бар.

Таралган караш буенча шарсыман яшен - электромагнит күренеше, озак вакыттагы һәм алдан уйламаган юл буенча таратучы яшеннең аерым махсус төре.

Күренешне күзе белән күрүчеләр буенча гадәттә шарсыман яшен яңгырлы-яшенле вакытта, гади яшеннәр бергә барлыкка килә, үткәргечтән "чыга" яки гади яшен белән булдырыла, кайчакта болытлардан "төшә", сирәк кенә ниндидер әйберләрдән (агачтан, баганадан) "чыга". Очраклы шаһитлар еш каршылыклы тасвир бирәләр, ә тәҗрибәдә тасвирланган күренеш булдырылмый.

2012 елда Тибетта Кытай галимнәре беренче тапкыр шарсыман яшеннең спектрын үлчи алганнар. Әгәр гади яшен спектрында күбесенчә ионлашкан азот сызыклары булса, ә шарсыман яшеннең спектрында тимер, кремний, кальций (туфракның баш элементлары) бар икән.

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • 2008 елның июнендә Казанда яңгырлы-яшенле вакытта барлыкка килгән шарсыман яшен 20-номерлы троллейбуска очып кергән һәм кондуктор Ләлә Хайбуллина валидатор белән шарсыман яшенне троллейбус очына ыргыткан, нәтиҗәдә объект шартлаган, ә троллейбус эшли туктаган (коллекторда кыска ялганыш булган).[1]

Әдәбият үзгәртү

  • Торчигин В. П., Торчигин А. В. Шаровая молния как концентрат света. // «Химия и жизнь», 2003, № 1, с. 47-49
  • Shabanov G.D., Sokolovsky B.Yu. // Plasma Physics Reports. 2005. V31. № 6. P. 512
  • Shabanov G.D. // Technical Physics Letters. 2002. V28. № 2. P. 164
  1. https://www.youtube.com/watch?v=da0OSgkq9ZU Кондуктор vs. шаровая молния (2008)