Салават Юлаев (опера)

Салават ЮлаевБаязит Бикбай либреттосына Заһир Исмәгыйлев язган 4 акттан, 7 пәрдәдә торган опера. Башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев турында тарихи-героик музыкаль драма.

Салават Юлаев
Көйязар Заһир Исмәгыйлев
Либретто авторы Баязит Бикбай
Тел башкорт теле
Пәрдәләр саны 4 пәрдә, 3 пәрдә һәм 7 күренеш
Иҗат итү елы 1954
Беренче куелыш 10 сентябрь 2004 һәм 15 апрель 1955
(аудио)
(аудио)
Опера увертюрасы
Помощь по воспроизведению
(аудио)
(аудио)
Салауат ариясе
Помощь по воспроизведению

Операның беренче редакциядагы премьерасы 1955 елның 15 апрелендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында куела. Дирижеры — В. В. Великовский;

Режиссеры-куючылар: СССР-ның халык артисты Арыслан Мөбәрәков Һәм А. Н. Бакалеев

Балетмейстеры — Гаскәров Фәйзи Әдһәм улы.

Хормейстеры — Л. Х. Исхакова;

Рәссамы — Мөхәммәт Нуриәхмәт улы Арсланов.

1955 елда Мәскәүдә үтәчәк Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате декадасы астына "Салават Юлаев" операсын комиссиягә тапшыру була. Анда Салават Юлаев партиясен Мәскәү консерваториясенең башлангыч Башкорт студиясы карлыгачларының берсе, беренче башкорт опера җырчысы, РСФСР-ның атказанган артисты Хәбир Галимов башкара.

Салават ролен РСФСР-ның халык артисты Мәгафүр Хисмәтуллин башкара.

Көнбикә ролен РСФСР-ның халык артисты Сәлигаскәрова Мәгәфүрә Галиулла кызы башкара. 1955 елда Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында уңышлы күрсәтелә.

Музыкаль язмалар үзгәртү