Мөнирә (мәчет, Уфа)

мәчет (Уфаның Ленин районы, Башкортстан, Россия)

«Мөнирә» мәчете (баш. «Мөнирә» мәсете) ― Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренең Ленин районы Нижегородка торак районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә керүче «Мөнирә» җирле ислам оешмасы карамагында[1]. «Мөнирә» мәчете – Уфа шәһәренең бу өлешендә бердәнбер мәчет.

Мәчет
«Мөнирә» мәчете
баш.  «Мөнирә» мәсете
Ил Россия
Шәһәр 450003,
Башкортстан,
Уфа, Ленин районы, Нижегородка, Заозерная ур., 2
Координатлары 54°43′42″; 55°54′30″
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләүче Мөнирә Ләбиб кызы Байгилдина
Нигезләнгән 2002 ел
Төзелеш еллары 20022011 еллар
Төп даталар:
2011 ел – ачылу
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Озын күл (Нижегородка күле) яр буенда төзелгән. «Мөнирә» мәчете «Уфа мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе[2] шәхси эшмәкәр Мөнирә Ләбиб кызы Байгилдинаның шәхси акчасына төзелгән. Авариядән соң, ул үзенә җәмгыять файдасына игелекле гамәлләр кылырга сүз бирә. «Мөнирә» мәчете бюджеты 30 млн. сум тәшкил иткән [3].

Мәчет бинасы 100 кешегә исәпләнгән. Мәчет проектының авторы – Үзәк диния нәзарәтенең җәмигъ мәчете Лалә-Тюльпанның архитекторы булган, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998) Вәкил Вәгыйз улы Дәүләтшин(башк.)[4].

Мәчет төзелеше 2002 елда башланган һәм 2011 елда тәмамланган.

Мәчетне ачу тантанасы 2011 елның 10 июнендә булган. Ачылу тантанасында мәчет мәхәлләсе һәм «Уфаның мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» әгъзалары катнашкан [5].

Ислам бәйрәмнәре көннәрендә биредә Нижегородка мөселманнары җыела. Мәчеттә ислам нигезләре буенча лекцияләр укыйлар, шулай ук кул эшләренә һәм кулинариягә өйрәтәләр. Мәчеттә модельерлар шәригать кануннары буенча тегелгән киемнәр күрсәтә.

«Урал» хәйрия фонды(башк.) ярдәме белән Мөнирә мәчете янында балалар ялын оештыру өчен спорт (хоккей) мәйданчыгы төзелгән.

Имам-хатыйб – Нәҗип улы Морат хәзрәт Локманов[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү