Бали теле, яки гади рәвештә Бали, Малайя-Полинезия теле, анда 3,3 миллион кеше сөйлшә, Индонезиянең Бали утравында, шулай ук төньяк Нуса Пенидада, көнбатыш Ломбокта һәм көнчыгыш Явада.[2] Бали телендә күпчелек сөйләшүчеләр шулай ук Индонезия телен дә беләләр. Бали теле үзе Индонезия теле белән үзара аңлашыла торган түгел, әмма берникадәр аңлатудан соң Ява телендә сөйләшүчеләр тарафыннан аңлашыла.
2011 елда, Бали Мәдәни Агентлыгы фаразы буенча көндәлек тормышта Бали Утравында Бали телен кулланучылар саны 1 миллионнан артмый, чөнки шәһәр урыннарында аларның ата-аналары бары тик Индонезия телен яки Инглиз телен кертәләр, шул ук вакытта массакүләм чараларында һәм оешмаларда көн саен әңгәмәләр беткән. Бали теленең язма формасын аңлау кими бара һәм күпчелек Балилылар Бали телен бары тик телдән сөйләшү өчен кулланалар, һәм көн саен сөйләвендә еш аны Индонезия теле белән катыштыралар. Әмма Бали утравыннан тыш трансмиграция өлкәләрендә Бали теле куллануы киңәя һәм телне саклауда әһәмиятле роль уйный.[3]

Бали теле
Үзисем:

ᬪᬵᬱᬩᬮᬶ, ᬩᬲᬩᬮᬶ
Bhāṣa Bali, Basa Bali

Илләр:

Индонезия

Төбәкләр:

Бали, Нуса Пенида, Ломбок һәм Ява

Сөйләшүчеләр саны:

487 мең кеше

 Классификация
Төркем:
Язу:

балийское письмо[d] һәм латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

бал 078

ISO 639-1:

ISO 639-2:

ban[1]

ISO 639-3:

ban[1]

Бали теле

Телнең югары регистрларында киң рәвештә Ява теленнән алынмалар бар: классик Ява теленең борынгы формасы, Кави, Балида дини һәм церемониаль тел булып тора.

Фонология үзгәртү

Сузыклар үзгәртү

Алгы Үзәк Арткы
Югары i u
Урта e ə o
Аскы a

Рәсми язуда /a/ һәм /ə/ a итеп языла. Шулай да, a гадәттә сүз ахырында [ə] дип әйтелә, һәм [ə] ma-, pa- һәм da- префиксларында очрый.[4]

Тартыклар үзгәртү

Лабиаль Альвеолар Палаталь Велар Глотталь
Назаль m n ɲ ŋ
Stop/Аффриката p b t d k g
Фрикатив s h
Аппроксимант w l j
Трилл r

Диалектка карап, /t/ фонемасы тавышсыз альвеоляр яки ретрофлекс тукталыш итеп әйтелә. Бу көнбатыш Индонезиядә күпчелек башка телләрдән аерылып тора (Стандарт Индонезия телен дә кертеп), анда денталь /t/ бар.[5]

Басым үзгәртү

Басым соңгы иҗеккә төшә.[4]

Грамматика үзгәртү

Сүз тәртибе Индонезия теленә охшаш, һәм фигыль һәм исем флектив морфологиясе охшаш рәвештә минималь. Шулай да, чыгарылма морфология киң, һәм билгеле яки билгесез артикльне күрсәтер өчен суффикслар кулланыла, һәм опция рәвешендә иялек килешен күрсәтер өчен.[4]

Регистрлар үзгәртү

Бали теленең сөйләүченең мөнәсәбәте һәм статусына карап төрле регистрлары бар: түбән (basa ketah), урта (basa madia), һәм югары (basa singgih). Basa singgihта Санскрит һәм Ява теленнән алынма сүзләр күп.

Саннар үзгәртү

Балилыларда санау системасы унарлы, әмма бу ара зурлыклар өчен күпсанлы сүзләр белән катлаулана, мәсьәлән, 45, 175 һәм 1600.

Язу үзгәртү

Бали теле ике төрле язу системасында язылган булган: Бали язуы, һәм хәзерге вакытта Латин язуы.

Бали язуы үзгәртү

 
Бали язуының нигез тамгалары
Искәрмә: Язу Ява теле тәртибендә урнаштырылган.

Бали язуы (Аксара Бали, (ᬅᬓ᭄ᬱᬭᬩᬮᬶ), ул Ханачарака буларак урнаштырылган (ᬳᬦᬘᬭᬓ), Һиндстанның Брахми язуыннан алынган абугида. Иң иртә язмалар безнең эраның 11-енче гасырына карый.
Хәзерге вакытта Бали язуын белүче кешеләр әз.[6] Бали язуы Ява язуы белән шул ук диярлек.

Латин әлифбасы үзгәртү

Хәзерге вакытта Балида мәктәпләрдә "Тулисан Бали" дип аталган Латин әлифбасын өйрәтәләр.[7]

Галерея үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

Бали язуында, Санскрит һәм Кавидан алынма сүзләр асаба телләрдән аермалы орфографиясенә ия. Беренче Бали язуына Санскрит һәм Кави орфографиясе йогынты ясаган, мәсьәлән, basa сүзе Санскрит भाषा bhāṣā сүзеннән алынган. Шулай да Бали теленең хәзерге романизациясендә диакритиклар язылмый. Шулай итеп, (script|Bali|ᬪᬵᬱᬩᬮᬶ) һәм basa Bali стандарт формалар булып торалар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Language
  2. Ethnologue.
  3. Balinese language ‘will never die’ (March 30, 2012).
  4. 4,0 4,1 4,2 Spitzing, Günter (2002). Practical Balinese: Phrasebook and Dictionary. Rutland VT: Tuttle Publishing. p. 22. 
  5. Калып:Cite thesis
  6. Omniglot.
  7. The Balinese Languages by Fred B Eiseman, Jr 2012 елның 31 март көнендә архивланган. – Bali Vision

Тышкы сылтамалар үзгәртү