Баден принцессасы Фредерика

Доротея Фредерика Баденская (алман. Friederike Dorothea von Baden, швед. Fredrika av Baden; 12 март 1781 ел, Алмания — 25 сентябрь 1826 ел, Лозанна) — Баден принцессасы, Швеция короле Густав IV Адольфның хатыны.

алман. Friederike von Baden
Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык Баден бөек һерцоглыгы[d]
 Швеция
Тугандагы исем алман. Friederike Dorothea von Baden
Титул королева-консорт[d]
Туу датасы 12 март 1781(1781-03-12)[3][4]
Туу урыны Карлсруэ, Маркграфство Баден[d], Изге Рум империясе[5]
Үлем датасы 25 сентябрь 1826(1826-09-25)[3][4] (45 яшь)
Үлем урыны Лозанна, Швейцария[5]
Җирләнгән урыны церковь Риддархольмена[d] һәм Пфорцһайм
Ата Карл Людвиг Баденский[d]
Ана Амалия Гессен-Дармштадтская[d]
Кардәш Карл Баденский[d], Елизавета Алексеевна[d], Каролина Баденская[d], Вильгельмина Баденская[d], Мария Елизавета Вильгельмина Баденская[d] һәм Амалия Баденская[d]
Ире яки хатыны Густав IV Адольф[d]
Балалар Густав Шведский[d], София Шведская[d], Сесилия Шведская[d], Амалия Шведская[d] һәм Карл Густав Шведский[d][4]
Ыруг Церингены[d]
Һөнәр төре консорт
Башкарган вазыйфа Queen Consort of Sweden[d]
Бүләкләр
орден Святой Екатерины
Сурәтләнә Fredrika Dorotea Wilhemina (1781-1826), prinsessa av Baden, drottning av Sverige, gift med Gustav IV Adolf av Sverige[d], Fredrika Dorotea Vilhelmina (1781-1826)[d], Fredrika Dorotea Vilhelmina, 1781-1826, drottning av Sverige (enligt Gripsholmsinventariet)[d], Fredrika Dorotea Vilhelmina av Baden (1781-1826), Sveriges drottning[d], Fredrika Dorotea Wilhelmina, drottning av Sverige[d], Fredrika Dorotea Vilhelmina (1781-1826), princess of Baden, queen of Sweden, married to Gustav IV Adolf of Sweden[d], Fredrika Dorotea Vilhelmina, 1781-1826, drottning av Sverige[d] һәм Fredrika Dorotea Vilhelmina, 1781 - 1826, Drottning av Sverige[d]
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Баден принцессасы Фредерика Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Принцесса Фредерика Доротея Вильгельмина Карл Людвиг Баденский һәм Гессен Амалия-Дармштадтскаяның гаиләдә дүртенче баласы һәм дүртенче кызы була. Принцның бөтен варис балалары кебек тиешле белем ала һәм французча бик яхшы сөйләшә. Бабасы, маркграф Карл Фридрих бай булмаганлыктан, гаилә гади шартларда яши[6].

Русиядән яучылар үзгәртү

Доротея Фредерика һәм аның өлкән апасы Луиза Мария Августа әниләренең язмышын кабатлый, әнисе 1772 елда сеңлеләре Вильгельмина һәм Луиза белән бөек кенәз Павел өчен кәләш итеп каралган була. 1790 елда баден принцессаларына император хатын Екатерина II игътибар итә, ул олы улын Александрны өйләндерергә тели. Ул граф Румянцевка Карслруэга барып «варис принц кызы 11 яшьлек Луиза-Августаны, һәм 9 яшьлек Фредерика-Доротеяны» күрү максаты куя. Тышкы кяфәтләреннән тыш император хатыны «принцессаларның тәрбиясе, холыклары, рухи сәләтләре кызыксындыра». Ике ел граф Румянцев «саклык белән, беркемнең дә абруен төшерми, һәм тавыш чыгармый гына күзәтә». Принцессаларның гаиләсе никахка каршы булмаганнарына инангач, патшабикә Екатерина 1792 елда әнине ике кызы белән Петербургка чакыра. Әммә принцесса варисы Амалия үзе ирен ялгыз калдырырга мөмкин түгеллегенә сылтанып кыз карау тамашасында күренүдән баш тарта. Император теләге буенча принцессаларны графиня Шувалова һәм яшерен киңәшче Стрекалов озата бара.

1792 елның 31 октябрендә принцессалар Санкт-Петербургка килә.

Принцессаларны император хатын һәм аның бөтен гаиләсе белән таныштыралар. Берничә атнадан соң бөек кенәз Александр өлкән принцесса Луиза Мария Августаны сайлый. 1793 елның 10 маенда алар никахлаша. Август аенда апасы белән Патша авылында яшәгән принцесса Фредерика өенә кайта.

Никахы үзгәртү

1797 елда швед короле Густав IV Адольф принцесса Фредерика Доротеяга тәгъдим ясый. Бу карарын ул император Павелга белдерә, аңа илче Стединг аша хат җибәрә. Бу хәлнең четереклеге шунда: 1796 елда Густавның һәм императорның өлкән кызы, бөек кенәз кызы Александра Павловна белән никахлашуы чак булмый кала. Төп каршылык булып Александра Павловнаның православие динен саклап калуы була. Принцесса Амалия бу никахлашуда баден йортының бер нинди астыртын эше юк дип рус сарай даирәсен ышандырырга маташа. Әммә император гаиләсе бу хәбәрне авыр кабул итә һәм хәтта бөек кенәз катыны Елизавета Алексеевнаны бөек кенәз кызының никахын бозуда һәм сеңлесенең никахын оештыруда гаепли.

1797 елның 31 октябрендә Стокгольмда никах тантанасы үтә. 1800 елда Фредерика Доротея тәхеткә утыра. Графиня Головина болай дип яза: «Аның язмышы искиткеч яхшы булса да бик күп сынауларга дучар ителә, башына кигән таҗы да чәнечкеләр белән капланган була».

Аның хөрмәтенә Швед Лапландиясенең өч шәһәре — Фредерика (1799), Доротея (1799), Вильгельмини (1804) дип атала. Бу шәһәрләр әле дә аның исемен йөртә[7].

Соңгы еллары үзгәртү

1809 елның март аенда король Густав IV Адольф куыла. Улы артыннан таҗны саклап калыр өчен 29 мартта ул тәхеттән баш тарта, әммә Швеция парламенты аны һәм аның бөтен варисларын швед тәхетен биләү хокукларыннан мәхрүм итә. Аңа бөтен мөлкәте калдырыла һәм гомере буена рента саклана. 1809 елның декабрендә король гаиләсе Германиягә күчеп китә һәм Баденда төпләнә. Әмма ир белән хатын арасында булган мөнәсәбәтләр бозыла башлый, һәм 1812 елда алар аерылыша.

Соңгы елларда Фредерика Доротея графиня Иттербург (Itterburg) исемен кулланып күп сәяхәт итә. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан Лозаннада вафат була һәм Пфорцхайме монастырь чиркәвендә җирләнә.

Балалары үзгәртү

  • Густав (1799-1877) — 1830 елда ике туган сеңлесе Луиза Амалия Баденскаяга өйләнә;
  • София Вильгельмина (1801-1865) — бөек герцог Леопольд Баденскийның хатыны;
  • Карл Густав (1802-1805);
  • Амалия Мария Шарлотта (1805-1853) — кияүгә чыкмый;
  • Сесилия (1807-1844) — бөек герцог Фридрих I Август Ольденбургский хатыны.

Бүләкләре үзгәртү

  • 1792 ноябрь — Изге Екатерина Ордены

Әдәбияттә үзгәртү

  • 2009 елда Софья Привалихинаның «Её Величество королева Швеции Фридерика (1781-1826)» дигән китабы чыга



    [8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. BiographySampo
  2. Kansallisbiografia / мөхәррир M. KlingeSuomalaisen Kirjallisuuden Seura, Suomen Historiallinen Seura. — ISSN 1799-4349
  3. 3,0 3,1 Fredrika Dorothea Wilhelmina — 1917.
  4. 4,0 4,1 4,2 Lundy D. R. The Peerage
  5. 5,0 5,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #102017212 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  6. Данилова А. Принцесса Луиза Баденская, императрица Елизавета Алексеевна // Судьбы закон печальный. Жёны сыновей Павла I. Биографические хроники. — М.: Эксмо, 2007. — С. 6—130. — 480 с. — 5000 экз. — ISBN 5-699-18546-1.
  7. София Привалихина Её Величество королева Швеции Фридерика (1781—1826), archived from the original on 2021-05-06, retrieved 2021-05-06 
  8. София Привалихина. Её Величество королева Швеции Фридерика (1781—1826) — Томск : Том.гос.ун-т, 2009. — 367 с. : портр. ; 20 см. — Примеч.: с. 338. — 1000 экз. — ISBN 5-94621-273-7