Ат төсе — атның төк капламы, шулай ук тире һәм күзләренең төсе. Күп төсләрдә аксыл һәм карасу төсмерләре бар.

Төп төсләр үзгәртү

Борын-борыннан атларның дүрт төп төсен аералар:

  • кара;
  • туры;
  • җирән;
  • бүз.

Әмма хәзерге вакытта атларның төсен генетикага таянып бүленәләр. Америка галиме Филлип Споненберг өч төп төсне аера: кара; туры; җирән. Энн Боулинг исә тик ике төсне аера: кара; җирән.

Төсләр үзгәртү

Кара

  • Кара — бөтенләй кара ат.
  • Томрый кара
  • Көмеш кара

Туры

  • Кара туры — кара гәүдәле, яллы һәм койрыклы, әмма танауда, күзләр тирәсендә, култык астында һәм касыкта коңгырт/сары таплы ат.
  • Туры — кара яллы, койрыклы һәм аяклы коңгырт ат.
  • Көмеш туры
  • Болан — кара яллы, койрыклы һәм аяклы саргылт ат.

Җирән

  • Көрән — көрән (карасу җирән) ат.
  • Җирән — бөтенләй җирән ат.
  • Чаптар — җитен төсле яллы һәм койрыклы көрән яки җирән ат.
  • Сары — ак яки җитен төсле яллы һәм койрыклы саргылт ат.
  • Изабелла — зәңгәр күзле, алсу тиреле һәм аксыл сары төкле ат.

Бүз — чал ат.

Бурлы (чал) —

  • Кара бурлы — соргылт төк катнашкан кара.
  • Туры бурлы — соргылт төк катнашкан туры.
  • Җирән бурлы — соргылт төк катнашкан җирән.

Чуар

Ала

  • Кара ала
  • Туры ала
  • Җирән ала

Ак — коңгырт кара күзле, алсу тиреле һәм ак төкле ат. Акбүз атлардан аермалы буларак ак төк белән туа.

Кыргый төсләр

  • Соры
  • Бүртә — танауда, күзләр тирәсендә, култык астында һәм касыкта сары таплы туры ат.
  • Кола — Пржевальский аты төсе.
  • Кызыл кола — аксыл көрән, җирәнсу ат.
  • Болан кола (ак кола) —
  • Сары кола

Төсләр һәм төсмерләр генетикасы үзгәртү

Ген Ат төсе
кара туры җирән
кара кара туры туры көрән җирән
Silver / Flaxen
көмеш кара
көмеш туры
чаптар
Cream I
томрый кара
болан
сары
Cream II
изабелла төсендәге
Dun
соры
бүртә
кола
кызыл кола
Dun + Cream I
болан кола
сары кола
Roan
кара бурлы
туры бурлы
җирән бурлы
Gray
бүз
Leopard
чуар
Tobiano, Overo
кара ала
туры ала
җирән ала
White
өстен ак

Төсләр һәм токымнар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү