Асыл менге ат (ингл. Thoroughbred; электә инглиз чабышкы аты) — Бөек Британиядә XVII ахырында — XVIII гасырда җирле ат, көнчыгыш (бәрбәр, төрекмән, гарәп) һәм аурупа (неаполитан, испан) атлары токымнары нигезендә китереп чыгарылган менге атлар токымы. Асыл атлар токымнарыннан берсе. Ипподромларда чабу өчен махсуслаштырылган. Ат спортында кулланыла. Асыл менге ат — менге атчылыкта яхшырту өчен төп токым. Төсе җирән, туры, кара, кара-туры, бүз. Җилкә биеклеге 161–162, гәүдә кыек озынлыгы 160–163, күкрәк колачы 182–186, уч колачы 19–20 см. Иң елдам атлар токымы. Чабышта иң югары йөгереклек: 1200 м — 1 мин 7,4 с, 2400 м — 2 мин 23 с, 3200 м — 3 мин 19 с. Дөньяда киң таралган.

Асыл менге ат чаба

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.