Айны Мария Марсио-Аалто (фин. Aino Maria Marsio-Aalto, тумыштан Манделин, фин. Mandelin; 25 гыйнвар 1894, Һельсинки13 гыйнвар 1949, Һельсинки) — фин архитекторы һәм дизайнеры, скандинав дизайнына нигез төзәүче. Архитектор Алвар Аалтоның беренче хатыны.

Айно Аалто
Туган 25 гыйнвар 1894(1894-01-25)[1][2][3][…]
Һелсинки, Южнофинляндское агентство регионального управления[d], Финляндия[4][5]
Үлгән 13 гыйнвар 1949(1949-01-13)[6][7] (54 яшь)
Һелсинки, Финляндия[4][8][9][…]
Үлем сәбәбе яман шеш
Күмү урыны Һиетаниеми[d][10]
Ватандашлыгы Финляндия[11][12]
Әлма-матер Һелсинки политехника институты[d]
Һөнәре мигъмар, дизайнер
Җефет Алвар Аалто[4]

 Айно Аалто Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Айно Мария Манделин 1894 елда Һельсинки шәһәрендә туган. 1913 елда ул мәктәпне тёмамлый, шул чакта ук Һельсинки технология университетында архитектурага өйрәнә башлый. 1920 елда архитектор дипломын ала[13]. 1923 елда Манделин Ювәскүлә шәһәренә күчеп килә. Киләсе елда Аалто Алварда эшли башлый. 1924 елда алар өйләнешә. Никахтан ике бала туа.

 
Аалто вазасы

Ирле-хатынлы Турку каласына күчеп килә һәм анда 1927 елда архитектор Эрик Бриггман белән хезмәттәшлек итә башлый. 1933 елда алар Һельсинкига кайта. Аалтолар биналар проекты өстендә эшли, аларның берлектәге һәм аерым проектлары була. Алар арасында Төньяк Аурупа неоклассицизмы стилендәге Паймиола шифаханасы һәм Майреада вилла була. Айно беренчел чиратта интерьер, шулай ук ташаяк һәм туку дизайны белән шөгыльләнә. Ирле-хатынлы скандинав дизайнына нигез салучыларның берсе дип исәпләнә.

1935 елда Аалто җиһаз җитештерү буенча Artek компаниясенә нигез сала. Айно компаниянең баш дизайнеры була, ә 1941—1949 елларда — идарасы директоры була[14][15]. 1939 елда Аалтолар Нью-Йоркта Бөтендөнья күргәзмәсендә катнаша.

Айно шулай ук пыяла савыт-саба дизайнеры буларак билгеле. Ул фин компаниясе Iittala белән хезмәттәшлек итә. Аның дизайны белән пыяла изделиеләр һәм бераз үзгәртелгән күчермәләре IKEA кебек сәүдә челтәрләрендә сатыла. 1936 елда Айно Миланда Триенналеда пыяла стаканнар дизайны өчен алтын медальгә лаек була. Ирле-хатынлы шул вакытта ук Аалто вазасы кебек билгеле ваза эшли.

Айно Аалто 1949 елда 55 нче яшендә яман шеш авыруыннан вафат була, Хиетаниеми зиратында җирләнә. 1952 елда Алвар Аалто икенче тапкыр архитектор Мякинеми Элиссага өйләнә. Айноның архитектура һәм дизайнга керткән өлеше аның иренә караганда, башлыча хатын-кызларга каршы архитектурада тискәре караш аркасында, аз билгеле[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. DACS register
  2. NUKAT — 2002.
  3. KANTO – Kansalliset toimijatiedotНациональная библиотека Финляндии.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Biografiskt lexikon för FinlandSLS.
  5. 5,0 5,1 http://arch-pavouk.cz/index.php/architekti/1502-aalto-aino
  6. Manufacturers
  7. SNAC — 2010.
  8. 8,0 8,1 Alvar & Aino AaltoGoogle Books.
  9. 9,0 9,1 iittala Designer Series: Aini Aalto
  10. 10,0 10,1 Hautahaku
  11. artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
  12. Museum of Modern Art online collection
  13. Aino Aalto, the Aalto House and the elastic standardization(англ.). Hidden Architecture.
  14. Aino Aalto (ингл.), Finnish Design Shop.
  15. The house that Alvar Aalto built (ингл.).
  16. The Love Story of Alvar and Aino Aalto (en). GIR.