Сөббух Рәфыйков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Билгеләмәдә күрсәтелгән милләте нигезендә Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр төркеменә бәйләү
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к tween template removing, removed: Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр using AWB
Юл номеры - 24:
'''Сөббух Һади улы Рәфыйков''' ([[1913 ел]]ның [[15 июль|15 июле]] — [[1971 ел]]ның [[21 ноябрь|21 ноябре]]) — [[татар]] [[шагыйрь|шагыйре]], [[язучы]].
==Тәрҗемәи хәл==
Ул [[1913 ел]]ның [[15 июль|15 июлендә]] хәзерге [[Татарстан]]ның [[Сарман районы]] Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
 
1925-1930 елларда башта [[Яр Чаллы]]да һәм [[Алабуга]]да тугызъеллык мәктәптә, аннары [[Казан]]да югары уку йортында хәзерләү курсларында укый. [[1931 ел]]дан башлап ул журналистлык эшендә: республика “Колхоз гәзите” редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931-1932), [[Сарман районы]]нда чыга торган “Комбайн” газетасында җаваплы редактор урынбасары (1932-1934), республика комсомол газетасы “[[«Кызыл яшьләр» газетасы|Кызыл яшьләр]]” редакциясендә бүлек мөдире (1934-1937) һәм [[Татарстан дәүләт нәшрияты]]нда редактор ([[1937 ел|1937]]) вазыйфаларын башкара. 1934-1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, [[Казан дәүләт педагогика институты]]ның тел-әдәбият бүлегендә укый.
 
Алдагы тормышы турында совет заманында чыккан белешмәләрдә Рафиков турыда «оялып кына» язалар: [[1937]]-[[1957]] елларда Сөббух Рәфыйков [[Татарстан]]нан читтә – төньяк өлкәләрдә һәм [[Красноярск крае]]нда яши һәм эшли.<ref>[http://jazucilar.narod.ru/rafikov_sobbuh.htm "Совет Татарстаны язучылары" китабыннан] </ref>
 
Чынлыкта шагыйрь [[1937 ел]]ның [[17 октябрь|17 октябрендә]] кулга алына. [[1938 ел]]ның [[12 май|12 маенда]] мәхкәмә карары белән террорист һәм корткыч-диверсант буларак (РСФСР ҖК, 58-8, 58-11 матдәләр) 10 елга иректән һәм тагын 5 елга хокуклардан мәхрүм ителә.<ref>Татарстан хәтер китабы</ref>
 
[[1951 ел]]да Сөббуух Рафиков кабат кулга алына һәм [[Красноярск крае]]на сөргенгә җибәрелә.
 
[[1957 ел]]да исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар [[Социалистик Татарстан]] газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе (1958-1961), аннары штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була.
Юл номеры - 48:
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:репрессияләнгәнРепрессияләнгән татарлар]]
[[Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр]]