Шәһит Әхмәдиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Шәһит Гыймадетдин Әхмәдиев''' — татар язучысы, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Ул ...»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Шәһит Гыймадетдин Әхмәдиев''' — [[татар]] [[язучы]]сы, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе.
 
Ул [[1888 ел]]ның [[29 декабрь|29 декабрендә]] [[Татарстан]]ның [[Чистай районы]] [[Татар Ялтаны]] авылында туа. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, аннары Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы [[«Галия» мәдрәсәсендәмәдрәсәсе]]ндә укый.
 
Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, [[1917 ел]]га кадәр язылган. Революция елларында һәм Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм бигрәк тә күренекле җәмәгать, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. Февраль көннәрендә, ул [[Мулланур Вахитов]] белән бергә Үзәк Мөселман социалистлар комитетында зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба «Аваз» исемле газета, оештыра.
 
[[1921 ел]]да Урта Идел буе өлкәсендә каты ачлык башланып, аңа каршы, көрәш бөтен ил күләмендәге мөһим бер иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш. Әхмәдиев партия Үзәк Комитеты рөхсәте белән Татарстанга кире кайта һәм мәгариф халык комиссары булып эшли башлый. Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство мастерскойлары ачу, республикада мәгариф эшләрен юлга салу, эшче-крестьян дәүләте өчен белемле кадрлар әзерләү буенча зур оештыру эшләре башкара. Бу елларда ул партиянең [[Татарстан өлкә комитеты]] члены һәм СССР Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлана.
 
[[1930 ел]]ның [[12 август]]ында [[Казан]]да вафат була.
Строка 7 ⟶ 11 :
== Сылтамалар ==
* [http://kitap.net.ru/ahmadiev/?lang=tat Татар электрон китапханәсе]
* [http://adiplar.narod.ru/ahmadiev.htm Әдипләр.ру сайтында]
 
{{Rq|stub|person|image}}
 
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татарстанның мәгариф министрлары]]
{{DEFAULTSORT:Әхмәдиев, Шәһит}}