Татарстан язучылар берлеге: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:ТР-Язучылар_Берлеге.jpg|thumb|rihgt|Татар язучылары Арчада Галиәсгар Камалга һәйкәл ачу вакытында]]
'''Татарстан язучылар берлеге''' — [[Татарстан]] профессиональ язучылар оешмасы. Җитәкчесе: [[Илфак Ибраһимов]]
 
Берлек [[1936 ел]]да оеша.
 
Бүгенге көндә [[Татарстан]] Язучылар берлегендә 300дән артык язучы бар. [[Бөек Ватан сугышы]]ннан соң, 60нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. Хикмәт санда түгел, ә сыйфатта. 7 миллион татар өчен 300 язучы күп түгел, кайвакыт күпсенүчеләр булса да. Күреп торасыз, бүген безнең әдәби сүзебез бөтен татарга да барып җитә алмый. [[СССР]] таркалгач, миллион ярым татар кешесе [[Урта Азия]]дә яшәп калды, шулай ук ике миллионнан артык милләттәшебез [[Русия]] төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер кичерә. Милли мәктәпләре булмагач, ана телебез, милли әдәбиятыбыз укытылмагач, аларга татар китабын җиткерү - көннән-көн кыенлаша.
 
Шунысын әйтергә кирәк, соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не пенсия яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше - 59 тирәсе. Бу инде бик үк яшь түгел. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.
 
== Сылтамалар ==
* [http://www.azatliq.org/content/article/1874036.html Язучылар берлеге кемгә кирәк? — Азатлык радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүе]
*[http://www.intertat.ru/clauses/22/10436/ Илфак Ибраһимов: “Язучылар арасында буыннар алмашуы бара”]
 
{{Rq|stub|image}}