Хафиз Диваны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 10:
== Бүгенге көндә ==
Яршатер сүзләре буенча, бер Иран шагыйре дә Хафиз дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән һәм аңлатылмаган. Хафиз үзенең чиксез фантазиясе, әдәби экспрессиясе һәм сүзләрне ефәк сыман куллану алымнары белән аерылып тора. <ref>{{Cite web|url=https://iranicaonline.org/articles/hafez-i|title=HAFEZ i. AN OVERVIEW – Encyclopaedia Iranica}}</ref> Кайбер тикшеренүләр нигезендә XIV гасырның соңгы ун еллыгыннан алып [[Kälküttä|Кәлкүттәдәге]] [[1791 ел|1791]] / 1206 елгы нәшер ителүенә кадәрге 400 еллык тарихында Диван барлык башка әдәби әсәрләргә караганда күбрәк күчерелгән һәм бастырылган. {{Sfn|p=655|Neysārī|2007}} Хафиз Диванының кулъязмалар саны якынча 1700 данә тәшкил итә. Әлеге язмалар [[Иран|Иранда]] гына түгел, ә фарсы теленең географик таралыш төбәкләрендә һәм барлык җәмгыять катлауларында, хәтта хакимнәр арасында да киң таралган. Фарсы телендәге укучылар саны буенча Диван фарсы әдәбиятының барлык зур әсәрләрен узып китте.{{Sfn|pp=837-838|Miransari|2011}} Барлык Хафизның нәшер ителгән шигырьләр тупланмасын тулы булмаган, тулы, тәнкыйтьле һәм тәнкыйтьсез коллекцияләр, литографик, [[Каллиграфия|каллиграфик]], факсимилие һәм типографик басмалар тәшкил итә. ''Диванның'' ким дигәндә 300 басылган күчермәсе 1988 елдан соң өземтәләнгән.{{Sfn|p=658|Ḵorramšāhi|2007}} Хафизның иранлылар тормышына тәэсире аның шигырьләренең элекке буыннардан алып бүгенге көнгә кадәр абруен саклап калуында һәм бу шигырьләр өзекләрен көндәлек сөйләшүләрдә куллануда чагыла. Диванның үлемсезлеге һәм саекмас даны фарсы телендә сөйләшүчеләрнең мәдәниятендә һәм сәнгатендә уникаль чагылыш тапкан, күп каллиграфлар, рәссамнар, келәм тукучылар һәм башка иҗат әһелләренең әсәрләрендә аның тәэсире ифрат еш күзәтелә. {{Sfn|p=723|Semsār|2011}}
 
== Шулай да карагыз ==
 
* [[Диван (әдәбият)]]
* [[Хафиз Ширази]]
 
== Искәрмәләр ==