Бәхәс:Damask: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Timming (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 16:
:::::: Татарда гына, димәк, икенче әлифбаны куллану вандализм дип санала. Сез беренче түгел, тариһның үрнәкләре бар: дәүләт хөкүмәтен аерым соөиалҗ төркемгә аерып аларга каршы тәңкыйтне дискриминаөия атап, уголовный кодекста статҗя табып, кешене төрмәгә утырту (Ирек Мортазин). Әйе, бу сезгә юлланган сүзләр, Тимминг әфәнде. Властҗ - тәмле нәрсә, аны куллану да кызык ул. /Jalanajak/
:::::::Мин шаккаткан нәрсә шунда - кириллик язу белән язганда, Jalanajak саф татар телендә яза, латинга күчcә - гел башка кеше язган сыман. Мин латин язуына каршы түгел. Латин әлифбасын куллану кагыйдәләре бар - алар яңалиф дип аталалар. Гел булмаса, заманалиф бар. Сез кулланган кайбер сүзләргә карыйк. '''Cheher''' - ул '''чеһер''' сүзе, '''шәһәр''' түгел. Чеһернең нәрсә икәнен безгә аңлатып куегызчы. Шулай ук '''Turukler'''. Нәрсә инде ул '''турукләр'''? Төрек сүзе латинча болай языла: Tөrek яки Törek. Сез исә әллә нинди яңа кагыйдәләр уйлап чыгарасыз. Көчегезне бушка түгү генә бу. Яңалиф - ул Татарстанның рәсми законында язылып куелган, шуны кулланыгыз, бер каршы торучы булмас. --[[Кулланучы:Timming|Timming]] 27 июн 2010, 09:25 (UTC)
::::::::Jalanajak әфәнде, Татар Википедиясендә латин әлифбасына каршы чыккан бер кеше дә юк, рәхәтләнеп языгыз, ләкин мин Timming белән килешәм, дөрес язарга кирәк, телне бозарга түгел. Яңадан хәтерләтәм, элек безнең Википедиядә латинның төрле төрләрендә язып, зур боткага әйләндерделәр, нәтиҗәдә, Татар Википедиясен ябарга теләгәннәр иде. Гафу итегез, әлбәттә, ләкин Timming әфәнде үзен күпкә адекватрак тота, аңа пычрак атмагыз. Динар әфәнде, исемемне кечкенә хәрефтән язу - хөрмәт күрсәтмәү, игътибарлырак булыгыз; әлбәттә, имеш, без Timming белән икебез кагыйдәләр уйлап чыгарабыз дигәне - абсурд, бөтен кагыйдәләр Татар Википедиясендә җәмгыять белән кабул ителәләр, андыйлар булмаса, без инглиз һәм рус википедияләрендә булган кагыйдәләргә сылтыйбыз.--[[Кулланучы:Рашат Якупов|Рашат Якупов]] 27 июн 2010, 15:48 (UTC)
«Damask» битенә кире кайту.