Шәйхи Маннур: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Новая страница: «{{Шәхес | исем = Шәйхи Маннур | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга ...»
 
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
{{Викиләштерү}}
'''Шәйхи Маннур''' ''(Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров)'' 1905 елның 15 гыйнварында элекке [[Казан губернасы]] [[Мамадыш өязе]] (хәзер Татарстанның [[Мамадыш районы]]) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында һәм күрше авылдагы мәдрәсәдә ала. Аннары күрше Шәмәк авылында ачылган мәктәптә һәм Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларында укый. 1921 елда аның әтисе гаиләсе белән Кузбасстагы Анжерка- Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда Ш.Маннурның хезмәт юлы башлана. Ул 1923 елда Свердловскидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә укый, биредә чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. Урал төбәге татарлары өчен чыгарылган газета-журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә.
1924 елдан Ш.Маннур өч елга якын Себернең төрле төбәкләрендә яши һәм эшли. 1927-1929 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Донбасс якларына китеп, металлургия заводында - эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә - укытучы-ликбезчы һәм ДнепроГЭС төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бу елларда Ш.Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. Ул «Колчеданлы таулар өстендә» (1929), «Чуен ташкыннар» («Чугунные потоки») (1930), «Бетончылар җыры» (1932) исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга. Мәскәүдә, «Эшче» газетасы редакциясендә эшләп алгач, Ш.Маннур Казанга килә һәм 1933-1937 елларда педагогия институтында укый. 1934 елда аның атаклы «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, 1946-1948 елларда Ш.Маннур Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.