Бәхәс:Проект:Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Бетерелгән өлеш монда
 
Юл номеры - 1:
''Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татар Википедиясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр турында мәкаләләр язу марафонына''
 
Язды: Апас муниципаль районы Биеш урта гомумибелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сөнгатуллина Айгизә Шамил кызы.
 
Җитәкчесе: Биеш урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Сәләт” балалар иҗаты үзәге педагогы Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы.
 
Җиңдек! сүзен алып кайтканнарны,
Онытырга юк бит хакыбыз.
Мин кечкенә вакытта күбрәк әниемнең туган авылы Кормашта булырга, дәү әтием янында йөрергә, аңа төрле сораулар бирергә ярата идем. Ә дәү әтием бик сабыр кеше иде шул, барлык сорауларыма да мин аңларлык итеп җавап бирә. Ә бервакыт без аның белән авыл буйлап йөрдек. Мин йортларны карыйм, анда кемнәр яши, алар картмы, яшьме дип сорыйм. Шунда бер капканың өске ягына кадакланган язуга һәм йолдызга игътибар иттем. Әле укырга кермәсәм дә, мин инде укый белә идем. "Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши" дип язылган иде анда. Кем соң ул сугыш ветераны?- дип сорадым дәү әтиемнән. Бу йортта, кызым, бик куркыныч сугыштан фашистларны җиңеп кайткан Мөхәммәт абый яшәде, тик хәзер исән түгел инде, дип авыр сулап куйды ул. Бер аягы каты яраланган, тимер протез аякта йөри иде ул бабаң, умарталар тота иде, безгә бал ашата иде, бакчасында ни генә юк иде дип, сөйләде дәү әтием. Бия елгасы аша салынган агач басмадан чыктык. Менә бу басманы да ул салган иде, дигәне хәтеремдә калган.
Еллар үтте. Инде мин дә үсеп җиттем. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлыйм. Бөек Ватан сугышы турында китаплар да күп укыдым, кинолар да карадым. Алтынчы сыйныфта укыганда, укытучым Фирая Мөхәммәт кызының сугыш темасына сөйләгәнен тыңлаганда, теге вакыттагы капкадагы язу күз алдыма килде. Минем укытучым шул йортта туган һәм ул дәү әтием сөйләгән Мөхәммәт бабайның кызы икән бит.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәндә сугыш темасына, батырлар темасына күп сөйләнде. Ә минем укытучымның әтисе турында күбрәк беләсем килде. Укытучым сөйләгәннәрдән чыгып, шактый гына мәгълумат тупладым. Минем героем II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены һәм "Батырлык өчен"медале иясе.
Сәлимов Мөхәммәт Сәлим улы 1924 нче елның 14 нче августында Апас районының Кормаш авылында гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. (Анардан соң ике энесе, бер сеңлесе туа)
Аяз көнне яшен суккандай, ямьле июнь иртәсендә Бөек Ватан сугышы башлана.
Унсигез яшьлек егет 1942 нче елда сугышка китә. Башта хәрби әзерлек үтә, шунда поварлыкка укыталар. Ә аннан соң чын сугышка юл ала. Ул бөтен Украина, Белорусия, Латвия, Рига, Харьков, Воронеж, Киев җирләрен азат итүдә катнаша, кан елга булып аккан Курск дугасы бәрелешләрендә катнашып, ничәмә-ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, ике тапкыр җиңелчә һәм соныннан көчле яралана. Ул 1946 нчы елда гына, култык таякларына таянып, туган авылына кайта. Мөхәммәт абый гомере буе икенче группа инвалид булып, сул аягына протез киеп йөргән.
Тормышның да, сугышның да бөтен михнәтләрен күрергә туры килсә дә, сыгылмый, зарланмый яшәгән. 1948 нче елда авылның иң тырыш кызына, үзенең сыйныфташы, шомырт кара чәчле, зәңгәр күзле чибәр Мөнирәгә өйләнеп, биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Мөхәммәт абый көчле ихтыярлы, бик сабыр, түзем, алтын куллы кеше булган. Умартачы, төзүче, мичче, почта ташучы һәм башка эшләрдә эшләгән. Бер эштән дә куркып тормаган. Шул ук вакытта ул бик нечкә күңелле дә булган. Сугыш турында кинолар карый алмаган, сугыш турында сөйли башласа, күзләре яшьләнгән. Медальләрен тагып йөрүне дә кирәк санамаган ул. Мин болай да гомерем буе тимер күтәреп йөрим бит дип, протезына ымлап күрсәтә торган булган.
Сугыш аягымны алды, ә хөкүмәтебез хөрмәтләп 4 тапкыр машина бирде, җәяү йөртмәде диеп, рәхмәтле булуын да белдергән. Алдан мотоколяска, аннары ике тапкыр "Запорожец" һәм "Ока"машиналары бирелгән аңа.
1995 нче елда, 30 елдан артык редакциядә журналист булып эшләгән Азат абый Сункишев Мөхәммәт абый турында районыбызда чыгучы "Йолдыз" гәҗитендә "Яу кырында янган яшьлеге" дип исемләнгән мик матур мәкалә бастыра. Ә инде Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә шушы ук авторның "Минем хәтер китабым" дигән исем белән өч томлык китабы дөнья күрә. Ул өч йөзгә якын мөхтәрәм кешенең исемен мәңгеләштерә, китапларына кертеп калдыра. Шулар арасында 63 сугыш һәм тыл ветераны китапта урын алган. Китапның икенче томында, 35-36 нчы битләрдә Мөхәммәт абыйның фотосурәте белән аның турындагы язма да бирелгән. Азат Сункишев кебек Хәтер сагында торучылар безнең заман өчен, якты киләчәгебез өчен гаять тә кирәкле.
Укытучым Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан интенетта "Халык хәтере" дип бирелгән сайтта әтисенең кайсы бәрелешләрдә катнашуы, нинди юллар узуы, нинди медаль һәм орденнарга лаек булуы турында төгәл мәгълуматлар тапкан. Күз алдына китерү дә авыр, япь-яшь егет күпме шәһәрләр аша узган, үлем белән күзгә-күз очрашкан.
Илебезнең, халкыбызның азатлыгы, бүгенге матур тормышыбыз өчен без сугыш һәм тыл ветераннарына мәңге рәхмәтле. Аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Язмамны укытучымның шигырь юллары белән тәмамлыйм.
Бу бәхетле тормышыбыз өчен,
Гомерләрен алар аямый.
Мәңге истә тотыйк батырларны,
Онытырга һич тә ярамый.
 
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BF:%D0%91%D3%A9%D0%B5%D0%BA_%D2%96%D0%B8%D2%A3%D2%AF%D0%BD%D0%B5%D2%A3_75_%D0%B5%D0%BB%D0%BB%D1%8B%D0%B3%D1%8B_%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%BE%D0%BD%D1%8B_%D0%BA%D0%B0%D1%82%D0%BD%D0%B0%D1%88%D1%83%D1%87%D1%8B%D1%81%D1%8B
 
== 24 майга кадәр дәвам иттерү ==
 
«Проект:Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны» битенә кире кайту.