Тулу теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
 
== Тарихы ==
Телнең иң борынгы шәһадәтләре безнең эраның XIV—XV гасырларына карый. Тулу язуы белән ясалган язмалар Баркур авылы янында табылган. Башка язмалар Кундапур шәһәре янында Улур Субрахманья гыйбадәтханәсендә табылган. Бу телнең бары 600 ел кулланылышы турында шәһадәт булып тора. Шулай да күп тел белгечләре фараз иткәнчә - Тулу теле иң борынгы Дравид телләренең берсе, ул [[Прадравид]] бабасыннан 2000 ел элек бәйсез рәвештә үскән. Бу расламаның нигезендә Тулу теленең прадравид теленең күп хасиятләрен саклавында ята. Моннан ары, Тулу теле борынгы тамилларга Тулунад буларак мәгълүм һәм Тамил шагыйре Мамулар тарафыннан (безнең эраның 200 елы) тасвирланган төбәктә таралган булган.
 
Телнең беренче өйрәнүчеләре булып Алман миссионерлары Рэв Каммерер һәм Рэв Мэннер булган. Каммерер телнең якынча 3000 сүзен җыйган, аның эшен Мэннер дәвам иткән, 1886 елда ул Мадрас хөкүмәте ярдәме белән Тулу теленең сүзлеген төзегән. Шулай да бу галимнәрнең эше барлык аспектларны да колачламаган.