Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 31:
Аерым галимнәр бик борынгы заманнарда барлыкка килгән малга, милеккә тамга сугу күренешен рекламаның иң беренче яралгысы буларак каралырга мөмкин дип исәплиләр. Чөнки тамгалар «бу әйбер минеке, тимәгез» дип мал иясе турында мәгълүмат җиткергән. Мондый тамгалар маллардан тыш, колларына яки үзе ясаган әйберләргә куелган. Мәсәлән, кирпичкә, таш блокларга, керамика әйберләренә. Беренче реклама текстлары [[Борынгы Мисыр]]да һәм [[Борынгы Греция|Греция]]дә барлыкка килә. Ул чор реклама текстлары бик гади, күп очракта, хәбәр бирү характерында булган. Аларны өйнең [[стена]]ларына элгәннәр, ә материал булып папирыс яки таш кулланылган.
 
Беренче реклама бюросы [[Венеция]]дә [[1530 ел]]да оешкан. Ә [[1630 ел]]да [[Франса|Франция]]дә беренче газета чыга һәм анда реклама шактый күп урын алып тора. Көнбатыш Европада реклама [[XVIII гасыр]]да барлыкка килә. Радио эфир аша беренче реклама [[1920 ел]]да, ә беренче телереклама [[1930 ел]]ларда чыга.
 
Борынгы цивилизацияләрдә җитештерү һәм социаль мөнәсәбәтләрнең алга китүе мәгълүмат бирү ихтыяҗы тудыра. Бу мәгълүматның бер өлешендә адресатка йогынты ясау һәм билгеле бер эшне башкаруга стимул бирү күздә тотыла. Нәкъ менә бу белдермәләрдә хәзерге рекламаның беренче яралгылары барлыкка килә.