Флүн Мусин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 3:
==Биография==
Флүн Мөслах улы Мусин [[1939 ел]]ның [[23 февраль|23 февралендә]] [[ТАССР]]ның [[Мөслим районы]] [[Иске Карамалы]] авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Үз авылларындагы башлангыч мәктәпне һәм күрше [[Күбәк]] авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1957—1962 елларда М. В. Ломоносов исемендәге [[Мәскәү дәүләт университеты]]ның филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлагач, [[Казан]]га килә һәм бер ел чамасы [[«Социалистик Татарстан» газетасы]] редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара [[1963 ел]]ның маеннан [[СССР Фәннәр академиясе]] Казан филиалының [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]]нда башта кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. [[1969 Флүн Мусин Татарстан Язучылар союзының көндәлек әдәби тормышында актив катнаша, теоретик конференцияләрдә һәм иҗат җыелышларында докладлар белән чыгышлар ясый. [[1974 ел]]дан бирле ул [[Язучылар союзы]] каршындагы тәнкыйтьчеләр иҗат секциясенә җитәкчелек итә. Ул — [[СССР Язучылар союзы]]ның тәнкыйть һәм әдәбият фәне советы әгъзасы, [[Татарстан Язучылар союзы]] идарәсе, [[«Казан утлары» журналы]] редколлегиясе әгъзасы.
|