Софья Гобәйдуллина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
 
== Биография ==
Софья Гобәйдуллина [[1931 ел]]ның [[24 октябрь|24 октябрендә]] [[Чистай]] шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге [[Казан]] шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, [[Казан консерваториясе]]нә фортепьяно бүлегенә укырга керә. Монда ул [[Салих Сәйдәшев]], [[Нәҗип Җиһанов]], [[Альберт Леман]], [[Семен Казачков]], [[Леопольд Лукомский]] кебек зур талантлы укытучылардан белем ала. [[1954 ел]]да Софья Гобәйдуллина [[Мәскәү]]гә күченә һәм шунда ук консерваторияне дә бетерә. Шул ук елларда ул документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга музыка яза: «День ангела», «Маугли», «Анна Голубкова», «Чучело», «Кошка, которая гуляет сама по себе» һ.б.
 
[[1969 ел|1969]] – [[1970 ел]]ларда Мәскәү эксперименталь электрон көйләр студиясендә эшләп ала, [[1975 ел]]да «Астрея» группасы белән бергә эшли. [[1992 ел]]да композитор [[Алмания]]гә – Алпен-Унтерглиде шәһәренә күченеп яши башлый.