Марат Әхмәтов (1954): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: ветеринария → ветеринария (3) using AWB
Юл номеры - 23:
}}
{{мәгънәләр|Әхмәтов}}
'''Марат Готыф улы Әхмәтов''' [[1954 ел]]ның 16 июнендә [[Арча районы]]ның [[Хәсәншәех]] авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлый. [[1971]]-[[1976 ел]]ларда Казан ветеринария институтында укый, [[ветеринария]] табибы белгечлеге ала.
 
М.Г. Әхмәтов [[1976 ел]]ның августында студент елларында ук үзе практика үткән Чапаев исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып эшкә килә. Монда эшләгән ике ел дәвер эчендә ул үзен тирән хәзерлекле, эшкә бирелгән, кешеләрне хөрмәт итүче, аларның гозерләрен танучы белгеч һәм шәхес итеп таныта. Шуның өчен дә 24 яшьлек яшь белгечне район җитәкчелеге артталыктан чыга алмаган «Алга» колхозына рәис итеп тәкъдим итә. Колхозчылар аны үзләренең рәисе итеп бертавыштан сайлап куялар. Аның җитәкчелегендә хуҗалык беренче елдан ук күркәм хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Кырлардан югары уңыш алына, дәүләт заданиесе икеләтә арттырып үтәлә. Терлекчелек текә күтәрелеш ала. Иң артта сөйрәлгән колхоз, мәсәлән, сыерлардан сөт савып алу буенча 2 ел эчендә районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына баса. Хуҗалыкның экономикасы ныгый, киң күләмдә төзелеш эшләре башлана.
Юл номеры - 38:
{{Татарстан хөкүмәте}}
{{ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлары}}
 
{{DEFAULTSORT:Әхмәтов, Марат}}
[[Төркем:Ветеринарлар]]