Риф Гайнанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 25:
'''Риф Гайнанов''' – [[грек-рим көрәше]] буенча Халыкара класслы спорт остасы, Русиянең атказанган тренеры. СССР һәм дөнья Кубоклары иясе, [[1985]]–[[1992 ел]]ларда – грек–рим көрәше буенча СССР җыелма командасы өлкән тренеры. Күп еллар Русия Спорт көрәше федерациясе вице–президенты вазифасын башкарган. [[2003 ел]]дан – Бөтенрусия [[билбаулы көрәш]] федерациясе һәм Халыкара билбау спорт көрәше федерациясе башлыгы. Педагогика фәннәре кандидаты.
==Тәрҗемәи хәле==
Риф Фәткылбаян улы Гайнанов [[1958 ел]]да [[Туймазы районы]]на караган Нарыш исемле татар авылында (хәзер [[Октябрьски]] каласы) дөньяга килә. Октябрьскиның икенче мәктәбе каршындагы ирекле көрәш түгәрәгендә шөгыльләнә. Беренче тренерлары — Венер Гайнуллин, Николай Батов.
 
Мәктәптән соң [[Әлмәт]] физкультура техникумына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлагачтын, ул [[1977 ел]]ны Мәскәүдәге физкультура институтына укырга керә ала.
 
Укыган елларында [[грек-рим көрәше]]ндә Мәскәү беренчелегендә җиңә, СССР беренчелегендә 4нче урынга чыга.
 
Институтны тәмамлап Гайнанов кафедрада ике елга укытучы-стажер буларак кала. Кандидатлык диссертациясен яклый.
 
[[1983 ел]]ны фән белән шөгыльләрен туктата һәм туплаган белемнәрен практикада кулланышка кертә.
 
[[1983 ел]]дан алып [[1985 ел]]га кадәр Риф Гайнанов СССР җыелма командасы составында СССР һәм Дөнья кубогын яулый. [[1985]]-[[1992 ел]]ларда профсоюзлар Спорт җәмгыятендә өлкән тренер булып эшли. СССР җыелма командаларын Европа, Дөнья һәм Олимпия бәйгеләренә әзерли. Аның шәкертләре арасында танылган көрәшчеләр Сергей Забейворота, Геннадий Атмакин, Камандар Мәҗидов.
 
[[1992 ел]]да профсоюзлар спорт җәмгыяте таркала. Риф Гайнанов үзен ирекле базар икътисадында сынап карый. Ул нефть һәм авто сатып көн күрә.
Ангарск азот-тук заводын кулына төшерә. «Форбс» журналы аны миллиардерлар исемлегенә кертә.
 
Шулай да, Гайнанов спорт дөньясы белән арасын өзми. [[1998 ел]]ны ул Русиянең барча көрәш төрләрен туплаган Көрәш федерациясе вице-президенты итеп сайлана. 2002 елда яңа төзелгән [[билбаулы көрәш]] Русия федерациясе президенты итеп сайлана.
 
Гайнанов үзенең төп максаты итеп акча туплауны түгел, билбаулы көрәшне [[Олимпия уеннары]]нда күрү максатын алдына куйган. Шул спорт төренең чын энтузиасты булган. Аның катнашлыгында бер Мәскәүдә генә унлап билбаулы көрәш бүлекчәсе эшли башлаган. Русиянең 45 төбәгендә билбаулы көрәшнең урындагы бүлекләре булдырылды. Аның тырышлыгында 7 Дөнья чемпионаты уздырылды, билбаулы көрәш Җәйге [[Универсиада]] программасына кертелде.
 
[[2009 ел]]ның ноябрендә Риф Фәтхелбаян улы гаиләсе белән чит илдә ял иткәндә, йөрәге кинәт туктап үлгән. Кабере Мәскәүнең Троекурово зиратында.
Юл номеры - 48:
==Чыганаклар==
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2009/11/18/51637/ Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе башлыгы вафат булды]
* [http://esj.ru/2007/06/03/rif_gajnanov_zhit/ Риф Гайнанов: Көрәш — ул тормыш, тормыш — ул көрәш] {{ref-ru}}
 
[[Төркем:көрәшчеләр]]
{{DEFAULTSORT:Гайнанов, Риф}}
[[Төркем:көрәшчеләрКөрәшчеләр]]
[[Төркем:Татар спортчылары]]
[[Төркем:ССРБ халыкара класслы спорт осталары]]
Строка 55 ⟶ 57 :
[[Төркем:ССРБ спортчылары]]
[[Төркем:Тренерлар]]
{{DEFAULTSORT:Гайнанов, Риф}}