Пневмония: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 2:
 
==Кеше пневмониясе==
Этиологиясенә бәйле [[бактерияләр|бактериаль]], [[вируслар|вируслы]], микоплазмалы һ.б. пневмония; катнаш (вируслы бактериаль), аллергик, физик химик факторлар белән билгеләнгән (травмадан соңгы, аспирацион, операциядән соңгы һ.б.); барлыкка килгән урыны буенча — хастаханәдән тыш (амбулатор) һәм нозокомиаль (госпитальдә); үсеш механизмы буенча — беренчел (бронхоген) һәм икенчел ([[инфекция]] тудырган кан йәки лимфа аша таралганда) һ.б.; педиатриядә кискен һәм хроник пневмония аерыла. Үсешенә булышлык итүче факторлар: [[иммунитет]] какшавы, салкын тию, [[тәмәке]] тарту, стресс һ.б. Төп билгеләре: температура күтәрелү, төчкерү, тын кысылу. Диагностика өчен клиник, инструменталь (рентгенологик, ультратавыш, радиоизотоплы һ.б.) һәм лаб. (микроскопик, бактериологик һәм серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау: медикаментоз (антибактериаль, дезинтоксикацион, ялкынсынуга каршы, бронхолитик, какырткыч, иммуномодульләүче препаратлар), физиотерапевтик һ.б., шифаханә-курорт учреждениеләрендә реабилитацияләнү. Ихтимал булган өзлегүләр (осложнение): кискен тын алу җитешмәүчәнлеге, инфекцион токсик шок, сепсис, үпкә тукымасы деструкциясе һ.б.
 
==Хайваннар пневмониясе==