Википедия:Авторлык хокукларын бозу: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Викимедиа Фонды Википедия мәкаләләр тексты һәм кулланган иллюстрацияләре өчен авторлык хокукларына ия |
|||
Юл номеры - 5:
Бар катнашучылар үзләре булдырган материалларын бу ике лицензия шартлары астында бастыра.
Проектыбыз эчендә шулай ук иҗтимагый милек категориясенә кергән яки алда тасвирланган хокуки лицензия таләпләренә туры килгән шартларда дөнья күргән башка материаллар да кулланыла ала.
Иҗтимагый милек категориясенә кермәгән яки проектыбызның хокуки нигезләренә туры килмәгән материаларны копиялау исә (Википедияның [[Википедия:Намуслы куллану шартлары|намуслы куллану шартлары]] һәм бәйле кулланмасы нигезендә рөхсәт ителгән кыска өзекләрдән тыш) авторлык хокукларын бозу булуы ихтимал. Җөмләләр төзелешендә һәм иҗади формулировкаларда зур лингвистик охшашлык күзәтелгән чакта хәттә кайбер үзгәртүләр кертеп копияланган текст да авторлык хокукларын бозу дип бәяләнә ала. Хокуки телдә бу якын перефраз дип билгеле, нәтиҗәдә плагиат турында дәгъвалар туа алуы ихтимал. Авторлык хокукларын бозу Википедия материалларының таратылуы мөмкинлегенә генә зыян китерү белән чикләнми, шулай ук хокуки проблемалар тудыра алуы аркасында, бу мәсьәләгә югары әһәмият бирелергә тиеш.
|