Мирас (журнал): юрамалар арасында аерма

татар журналы
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''«Мирас» журналы''' — айлык Бөтендөнья татарларының халыкара фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси һә…»
(аермасы юк)

6 май 2016, 07:43 юрамасы

«Мирас» журналы — айлык Бөтендөнья татарларының халыкара фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис академик журналы. Казанда 1991-2010 елларда чыгып килгән.

«Мирас» журналы 1991 елда иҗтимагый-матди «Татар мирас фонды» һәм Түбән Кама «Нефтехим» җитештерү берләшмәсенең матди ярдәме белән чыга башлый. Миңнәхмәт Сәхапов журналның редакция советы рәисе һәм баш мөхәррире итеп раслана. 1994 елда аның наширлеге-мөхәррирлегендә нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә «Сабыйга» исемле төсле рәсемле журналга нигез салына.

Укучылар, галим-голәма арасында абруй казанган «Мирас» журналы, ЮНЕСКО һәм ТӨРЕКСОЙ кебек халыкара оешмаларның реестрына теркәлеп, халыкара әһәмияткә ия булган үзенчәлекле милли-рухи һәм мәдәни-интеллектуаль басма статусын алды.

Даими рубрикалары: «Милли мәгариф», «Халык иҗаты», «Шигърият», «Тарихи мирас», «Сәяси мирас», «Археологик мирас», «Сәнгать белеме мирасы», «Борынгы бабаларыбыз тарихы», «Алтын Урда тарихы», «Казан ханлыгы тарихы», «Төрки халыклар дөньясы», «Мирас» энциклопедиясе, «Мирас» почтасы» һ.б. Журнал битләрендә татар халкының тарихи-мәдәни мирасы истәлекләре басыла, аларны саклау һәм өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре тикшерелә. Журнал татар халкының, Русиянең башка халыкларының мәдәни мирасын пропагандалау буенча зур эш башкара, җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен булдыру һәм үстерүдә катнаша. «Мирас»та атаклы язучы һәм публицистларның мәкаләләре басыла, журнал белән Татарстан, РФ һәм чит илләр галимнәре, мәдәният эшлеклеләре хезмәттәшлек итә. 1992 дә редакция Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк булдыра. 2010 да чыгудан туктый.

“Мирас” журналының авырлыклары 2009 елның 6-7-нче саннарында “Барбаросс” инкыйразы” исемле яңа тарихи драма басылып чыккач башлана. Бу әсәрне “Мирас” журналы мөхәррире Әхмәт Сәхапов һәм драматург Эсфир Яһүдин иҗат иткән. Драма каһарманы буларак әсәргә кертелгән Адольф Һитлерның патриот шагыйрь буларак танылган Муса Җәлил белән очрашып сөйләшү күренеше кайсыбер әдәбиятчыларда ризасызлык уятты. Алар тырышлыгы белән баш мөхәрриргә Муса Җәлилнең Мәскәүдәге гаиләсе шикаяте буенча җинаять эше кузгатылды, Татмедиа оешмасы бюджет финаслауны туктатты.[1]

Искәрмәләр

Чыганаклар