Андрей Сахаров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:

== Тәрҗемәи хәле ==
'''''Галимнең тормыш юлындагы төп вакыйгалар [[1988]] елда ССРБ Югары Шурасына сайлаулар алдыннан депутатлыкка кандидат буларак язылган автобиографиясенә таянып бирелә.'''''

Андрей Сахаров туганда аның әтисе Ленин исемендәге педагогия институтында физика укыта, әнисе хуҗабикә була.

Булачак галим, урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү университетының физика факультетына укырга керә. [[1941]] елда сабакташларының күбесен Хәрби һава академиясенә юллыйлар, ләкин аның үзен медицина комиссиясе үткәрми. Университетны Ашгабатка күчерәләр, һәм Сахаров аны [[1942]] елда тәмамлый. Корал җитештерү халык комиссариаты аша аны Ульяновскидагы патрон заводына эшкә җибәрәләр. Шул ук елда ул беренче уйлап табуын тәкъдим итә.

1943-44 елларда берничә фәнни хезмәт яза һәм аларны Лебедев исемендәге Физика институтына җибәрә. [[1945]] ел башында яшь һәм перспективалы галимне, аспирантлык имтиханнары бирү өчен, Мәскәүгә чакыртып алалар, һәм ул аларны уңышлы үтә.

[[1947]] елда кандидатлык диссертациясен яклый. [[1948]] елда Сахаровны термотөш коралын булдыру төркеменә алалар, ул бу юнәлештә 1968 елга кадәр эшли. 1950-51 елларда төркем җитәкчесе Игорь Тамм белән бергә идарә ителүче термотөәш реакциясе буенча хезмәтләр әзерли. [[1950]] еллар уртасында термотөш коралын кирәксә-кирәкмәсә сынауларга каршы чыга, аларны өч мохиттә сынауларны тыю буенча Мәскәү Килешүен эшләгәндә үзеннән өлеш кертә. [[1960]] елларда иҗтимагый проблемалар буенча да чыгышлар ясый башлый.

[[1968]] елда "Янәшә тыныч яшәү, алгарыш һәм интеллектуаль ирек турында" брошюра яза, ул күп кенә чит илләрдә басылып чыга. [[1970]] елда кеше хокуклары комитетын булдыруда катнашкан өч кешенең берсе була.

[[1971]] елда совет хөкүмәтенә "Истәлекле язма" дип аталган хат юллый. [[1975]] елда "Ил һәм дөнья турында исемле китап яза. Шул ук елны Андрей Сахаровка Тынычлык буенча Нобель бүләген бирәләр. [[1977]] елда "Хәвефләнү һәм өметләр" мәкаләсен яза. 1979-1980 елларда совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә кискен каршы чыга.

Шуннан соң ул [[1980]] елда бөтен хөкүмәт бүләкләреннән мәхрүм ителә (өч тапкыр бирелгән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменнән, Ленин һәм Дәүләт премияләреннән). Хөкемсез-нисез Мәскәүдән Горький шәһәренә сөрелә. Анда "Тынычлыкны саклап калу өчен, ССРБ һәм АКШ ниләр эшләргә тиеш" һәм "Термотөш сугышы куркынычы" мәкаләләрен яза.

[[1986]] ел азагында Андрей Сахаровка Мәскәүгә кайтырга рөхсәт бирелә. Галим Лебедев исемендәге Физика институтындагы элекке хезмәтен дәвам итә''".''<ref>http://booktracker.org/viewtopic.php?t=66583|"Объект" кешеләре" китабы, 1996, Саров</ref>

==Фәнни эшчәнлеге==