Габдулла Тукай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: ТКН → ТКН using AWB
Юл номеры - 57:
Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: [[Фатих Әмирхан]], [[Хөсәен Ямашев]], [[Кәбир Бәкер]], В.Бәхтияров, [[Галиәсгар Камал]], [[Солтан Рахманкулов|Солтан Рахманколый]], [[Гафур Коләхмәтов]], бераз соңрак — [[Сәгыйть Сүнчәләй]]. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
 
[[1910 ел]]ның башында журналист [[Әхмәт Урманчиев]] редакторлыгында сатирик журнал «[[Ялт-Йолт (журнал)|Ялт-йолт]]» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «[[Шәрык клубы]]» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. [[1910 ел]]ның [[15 апрель|15 апрелендә]] Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.
 
[[Рәсем:Тукай кабере.jpg|left|150px|thumb|Тукай кабере {{coord|55.760223|49.106168}}]]