Николай Ершов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 12:
 
==Тәрҗемәи хәле==
Сарытау коммерция укуханәсен тәмамлаганнан соң, 1914 елда Мәскәү коммерция институтына укырга керә. 1916 елда Русия армиясенә алына, [[Мәскәү]]дә пехота прапорщиклары әзерләүче 2 нче мәктәпне тәмамлый, [[Петроград]] гарнизонының 1 нче запас пулемёт полкына җибәрелә. [[1917 ел]]ның июлендә полк таратылгач, Казанга 2 нче запас артиллерия бригадасына җибәрелә. 1917 елның сентябренә кадәр сул эсерлар партиясе тарафдары була, сентябрьдән РСДРП(б) әгъзасы.
 
Сентябрь ахырыннан [[РСДРП(б)]]ның [[Казан]] комитеты каршындагы хәрби оешманы җитәкли. 24-26 октябрьдә Казанда Кораллы баш күтәрү революция штабы рәисе. 26 октябрьдә [[Казан хәрби бүлгесе]] гаскәрләре {{comment|сәргаскәре|командующие}} итеп билгеләнә. Казан хәрби бүлгесеның 2 нче съезды тарафыннан 1917 елның ноябрендә атаман А.И. Дутов фетнәсен бастыру өчен [[Омск]] шәһәренә җибәрелә. [[1918 ел]]да Советларның Себер Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы, Себер гадәттән тыш комиссия коллегиясе, Байкал аръягы хәрби-революцион штабы әгъзасы. [[1918 ел]]ның ахырыннан Ерак Көнчыгышта партизаннар хәрәкәтендә катнаша, 1919 елда [[Благовещенск]] шәһәрендә кораллы баш күтәрүне әзерләгән җитәкчеләрнең берсе, 1920-21 елларда партизаннар полкы командиры. Соңрак Мәскәүдә һәм Петроградта хуҗалык эшендә. 1923 тән Дәүләтнең берләштерелгән сәяси идарәсе (ОГПУ) органнарында.