Космик очышлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 30:
 
1959 елдан башлап безнең илдә космонавт булу өчен 20 кандидат әзерләнә. Беренче космонавт итеп [[Юрий Гагарин]] тәгаенләнә. 1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 07 минутта “Восток” исемле космик корабль бортында кеше белән космоска күтәрелә һәм, Җир шарын әйләнеп чыгып, 108 минут эчендә кире кайта.
1971 елдан 1982 елга кадәр вакыт эчендә Җир тирәли орбитага безнең ил “Салют” серияле 7 орбиталь станция чыгара. 1986 елдан 2001 елга кадәр Җир тирәли орбитада рекордлы срокта “Мир” станциясе эшли – аның 6 тоташтыру төене була, аның эчедә төрле вакытларда йөздән артык космонавт һәм астронавт эшләгән. Космонавт В. В Поляков орбиталь очу озынлыгы буенча дөнья рекорды куеп 438 тәүлек аның эчендә эшли. Хәзерге вакытта орбитада төрле илләр катнашында төзелгән [[Халыкара космик станция]] эшли. Аның беренче блогы безнең “Заря” йөк модуле була. Орбиталь станция – ул берничә айлар буена космонавтлар яши һәм эшли торган бөтен бер космик йорт. Алар анда фәнни экспериментлар үткәрәләр, космик объектларны тикшерәләр, безнең Җирне өйрәнәләр, шулай ук кунаклар кабул итәләр һәм посылкалар алалар. Һичшиксез, кунаклар космик корабльләрдә очып киләләр, кирәкле җиһазларны йөк корабльләре алып килә.
 
===Планетаара очышлар===