Марксизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Frhdkazan Марксның социологик концепциясе сәхифәсен Марксизм итеп үзгәртте
Юл номеры - 1:
{{Orphan|date=июль 2012}}
{{rq|image|wikify}}
[[Карл Маркс]] белән [[ЭнгельcФридрих Энгельс]]ның яшь [[фән]]гә йогынтысы әйтеп бетергесез. Алар, күп гыйльми мәсьәләләр чишү өстенә, [[социология]]гә гомумән көчле импульс биргәннәр. Классик исемен йөрткән күпчелек [[теория]]ләр марксизм белән катгый принципиаль бәхәстә туа.
== Социаль система ==
Җәмгыять – кешеләрнең буыннан-буынга күчә торган, тарихи уртак яшәү һәм гамәл итү формасы. Күмәкләп яшәү кешегә генә хас түгел. Биологиядә җәмгыяви җәнлекләр дигән исем алган эт-бүреләр, [[күселәр]], кайбер [[бөҗәкләр]] – [[кырмыска]], [[бал корты]] һ.б.лар чын коммуна итеп яши. Җәмгыять итеп яшәү ике төрле файда бирә: үрчүне рәткә салу һәм саклану. Җәмгыяви җәнлекләр ерткычларга катырак каршылык күрсәтә һәм токымны яхшырак кайгырта. Шуннан аналогия эзләп, җәмгыятьнең үзенчәлеген дә аерып була. Кешелек җәмгыятен кырмыска оясы белән чагыштыру бик файдалы. Аларның уртаклыгы – гамәл нәтиҗәләре (продукт яки хезмәтләр) белән алмашу. Кеше дә, кырмыска да тапканны һичшиксез якындагылар белән бүлешергә тиеш. Алмашу – хезмәт бүленешенең нигезендә ята. Кешелек өчен файдалы шундый кооперация үрнәге аерым шәхесләрне җәмгыятькә берләштерә. Нәтиҗә ясыйк: кешеләрнең үзара ярдәмләшүе җәмгыятьне ныгыта торган гамәл булып санала.