Шура (журнал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к | нигезләнде = 19.., replaced: | нигезләнде → | нигезләнде using AWB
Юл номеры - 6:
| төр = журнал
| формат =
| нигезләнде = [[1908 ел]]
| публикацияләр туктату = [[1918 ел]]ның гыйнвары
| нәшер итүче = [[Закир Рәмиев]], [[Шакир Рәмиев]]
| мөхәрир =
| баш мөхәрир = [[Ризаэддин_ФәхреддинРизаэддин Фәхреддин]]
| штат =
| сәяси =
Юл номеры - 22:
'''Шура''' (''Киңәш'') — [[Оренбург]]та [[1908 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ыннан [[1918 ел]]ның гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, [[тарих]]и татар журналы. [[Вакыт (газета)|«Вакыт» газетасы]] типографиясендә басылган, тышлыгы белән 36 бит тәшкил иткән. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барысы 240 саны чыккан. Наширләре — [[Шакир Рәмиев|Мөхәммәдшакир]] һәм [[Дәрдемәнд|Мөхәммәдзакир Рәмиев]]ләр. Баш мөхәррире — [[Ризаэддин Фәхреддин]].
== Тасвирлама ==
Журналда иҗтимагый-сәяси мәкаләләр, диннәр хакында карашлар, көндәлек дини мәсьәләләр, борынгы археологик истәлекләр, шигырьләр, хикәяләр, библиография һәм тәнкыйть, хат һәм хәбәрләр, әсәрләр, кыска хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр яктыртылып барган.
 
Үзен киңәш мәҗлесе дип таныган журналда төрле катлам-сыйныф вәкилләре язышкан: шуңа күрә анда басылып чыккан көнүзәк милли мәсьәләләргә мөнәсәбәт-карашлар да төрлечә булган. “Шура”ның эчтәлеге ягыннан берникадәр чуарлыгы, беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Журналның бу үзенчәлеген кабул итеп бетермәгәнлектән, кайбер замандашлары (мәсәлән, [[Габдулла Тукай]], [[Шәехзадә Бабич]]) аның эшчәнлегендә талымсызлык күреп, тәнкыйтьләгәннәр.
 
“Шура” редакциясендә төрле елларда [[Фатыйх Кәрими]], [[Шәриф Камал]], [[Зариф Бәшири]], [[Җамал Вәлиди]], [[Ярулла Вәли]], [[Камил Бәкер]] һәм башкалар эшләгән. [[Г.Тукай]]ның да «Шура»га эшкә чакырылганлыгы мәгълүм.
 
“Шура” журналының еллык төпләнмәләре хәзерге вакытта [[Казан]], [[Мәскәү]], [[Санкт-Петербург]], [[Уфа]], [[Ташкент]], [[Алма-Ата]] шәһәрләренең эре китапханәләрендә, шулай ук [[Нью-Йорк]]та, [[Һельсинки]]да һәм [[Төркия]] шәһәрләре китапханәләрендә саклануы мәгълүм. Бу да журналның үз чорында киң таралганлыгын раслый.
 
«Шура» журналы, [[Халык Комиссарлары Советы]]ның «Матбугат турында декрет»ы нигезендә, [[1918 ел]]ның [[гыйнвар]]ында рәсми рәвештә ябылган.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/02/18/33607/?print=Y «Шура» журналына — 100 ел] </ref>
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
Юл номеры - 39:
{{Rq|image}}
 
{{DEFAULTSORT:Шура}}
[[Төркем:Татар журналлары]]
[[Төркем:XX гасыр башы татар матбугаты]]
{{DEFAULTSORT:Шура}}
[[Төркем:Русия империясе журналлары]]