Шәһит Ходайбирдин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 41:
1919 елның декабрендә аны Бөрҗән-Түңгәвер районына җаваплы эшләргә җибәрәләр. Монда аңа берьюлы кантон башкарма комитеты рәисе, РКП(б)ның кантон комитеты сәркәтибе, кантонның азык-төлек комиссары вазыйфалары йөкләтелә.
1921 елның мартында Шәһит Ходайбирдин Советларның беренче Бөтен Башкортстан һәм [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|РКП(б)]]<nowiki/>ның беренче Бөтен Башкортстан конференциясендә катнаша. Аны БашЦИК Президиумы һәм РКП(б)ның Башкортстан Өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. 1921 елның мартында РКП(б)ның Х съезды Кронштадтта Совет властена каршы баш күтәрүчеләрне бастырырга 300 делегаттан отряд оештыра. [[Кече Башкортстан]] делегатлары арасыннан өч кеше — Н. Алиев, С. Тизанов һәм Ш. Ходайбирдин съезд залыннан туп-туры [[Кронштадт]]ка юнәлә. Кальгәдәге фортларны штурмлаганда каты яраланып, контузия алып, озак кына боз өстендә ятканнан соң [[Петроград]]тагы лазаретка озатыла.
Башкортстанга ул апрель азакларында күкрәгенә Кызыл Байрак ордены тагып кайтып төшә. Шул ук көннәрдә аны Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Әмма, сәламәтлеге какшау сәбәпле, беркадәр вакыттан рәис урынбасары эшенә күчә. Кыска гына вакыт эчендә (1921 елның 9 декабреннән 1922 елның апреленә кадәр) ул республикада иң югары партия җитәкчесе — РКП(б)ның Башкортстан Өлкә Комитетының җаваплы сәркәтибе була. 1922 елның сентябреннән Шәһит Ходайбирдин — республиканың җир эшләре халык комиссары урынбасары, 1923 елның августыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр — Башкорт АССРның эчке эшләр халык комиссары.
|