Мартанда (Санскрит телендә: मार्तंड, Mārtanda) — Индуизмда Адитьялар дип аталган Ведик Кояш Илаһларының сигезенчесе һәм соңгысы булып тора. Ул Адититан туганга күрә Адитья буларак мәгълүм.[1]

Этимология

үзгәртү

«Mârtânda» теонимы «mârta» сүзенннән килеп чыккан, моның мәгънәсе «үле» яки «үсмәгән» (сүз «mri», «үләргә» сүзе үткән заман сыйфат фигыленнән «mrita») һәм «ânda», ягъни, «йомырка» яки «кош» сүзе белән бәйле. Исем үле Кояш яки офык сызыгы артына киткән Кояш өчен атама булып тора.[2]

Искә алынганы

үзгәртү
 
Джамму һәм Кашмирда, Анантнагда б.э. VIII гасырында төзелгән Мартанд Кояш Храмы Мартандага багышланган.

Ригведаның 72 Гимнының 10 китабында мондый шигырь бар:

8 Восьмеро сыновей у Адити,
Которые рождены из (ее) тела.
С семерыми она присоединилась к богам,
Мартанду отбросила прочь.
С семерыми сыновьями Адити
Присоединилась к первому поколению.
К потомству, как и к смерти,
Она снова привела Мартанду.[3]

Башта Адитиның бары тик җиде угылы булган, әмма соңрак ул Мартанда дигән сигезенче улын тудырган. Гәрчә Ригведаның башка гимннарында ул башка Адитьялар белән Сурьяның формасы буларак искә алынса да, өстә китерелгән шигырьдән аңлашылганча Адити аннан баш тарткан.

 
Сурья-Мартанда Храмы, Джон Бурк фотографиясе, 1868 ел.

Тайттирия Араньякада шулай дип әйтелгән:

Tat parâ Mârtândam â abharat
(Ул Мартанданы тумышка һәм үлемгә алып куйган)

Башка урында Араньяка Адитиның сигез улларының исемнәрен атый: Митра, Варуна, Дхатри, Арьяман, Амша, Бхага, Индра һәм Вивасват. Әмма ул сигез улларның кайсысы Мартандага тәңгәл икәне тәгаенләнми.[4]

Ведадан соң чорда Адитьялар саны уникегә кадәр арткач, канонга Вивасват исеме өстәлгән булган. Вивасват һәм Мартанда еш тәңгәл китерелә.

Җамму һәм Кашмирда Анантнагда Мартанд Кояш Храмы Мартандага багышланган. Хәзерге заманда храм хәрабәләрдә ята һәм анда Мартандага бүтән табынмыйлар. Храмның хәзерге заман алыштырмасы булып Мартанд Тирт атамасы астында янәшә урнашкан комплекс булып тора.

«Адипарва»да Мартанда — Яма Раджның улы һәм "Кояш улы" дип аталган Мануның әтисе.[5] Традицион рәвештә Ману Вивасватның яки[6] Сурьяның улы дип санала.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Киңәшләр

үзгәртү
  1. . pp. 159–. ISBN 978-1-935501-47-3. 
  2. Arctic Home in the Vedas, B G Tilak
  3. The Rig Veda/Mandala 10/Hymn 72 - Wikisource, the free online library.
  4. The Taittirîya Aranyaka, I, 13, 2-3
  5. глава 70 // Адипарва.
  6. Солнечная династия // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Искәрмәләр

үзгәртү