Мария Рыбникова

Мария Александровна Рыбникова (1885 елның 8 (20) феврале, Александро-Невская авылы, Раненбург өязе, Рязань губернасы1942 елның 3 июне, Свердловск) — Россия педагогы, методист, фольклорчы, әдәбият белгече.

Мария Рыбникова
Туган 8 (20) февраль 1885
Александро-Невский[d], Раненбург өязе[d], Рәзән гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 3 июнь 1942(1942-06-03) (57 яшь)
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Мәскәү югары хатын-кызлар курслары[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Икенче Мәскәү дәүләт университеты[d]
Гыйльми исем: профессор һәм профессор[d]

Тормыш юлыҮзгәртү

Мария Рыбникова хезмәткәр гаиләсендә туа. 1903 елда Мариинский училищесын тәмамлый, аннары, башлангыч мәктәптә бер ел эшләгәннән соң, Мәскәү югары хатын-кызлар курсларының тарих-филология факультетына укырга керә. Курсларны тәмамлаганнан соң, 1909 елда Вязьмага күченә, анда Вязьма хатын-кызлар гимназиясендә әдәбият укытучысы вазыйфасына керә.

1918 елда аны Мәскәү губернасындә Малахов урта тәҗрибә-күрсәтү мәктәбенә, ә 1923 елда — Мәскәү педагогика Профинтерна техникумына эшкә керә, анда ул 1928 елга кадәр кала[1][2][3].

1924 елдан башлап Рыбникова югары мәктәптә эшли башлый: 1924 елдан 1931 елга кадәр ул 2 нче Мәскәү дәүләт университеты (элеккеге Мәскәү югары хатын-кызлар курслары) педагогика факультетында, ә 1928 елдан 1930 елга кадәр шулай ук К. Либкнехт исемендәге Индустриаль-педагогик институтта укыта. Бер үк вакытта Рыбникова берничә институтта фәнни эш белән шөгыльләнә, халык фольклорын җыя, музейлар һәм күргәзмәләр оештыра, семинарлар үткәрә[3].

Бөек Ватан сугышы башланганнан соң Свердловскка эвакуацияләнә, анда педагогик эшчәнлеген 1942 елның июнендә вафат булганчы дәвам итә[1].

Фәнни эшчәнлекҮзгәртү

Рыбникованың галим һәм педагог буларак формалашуы Вязьмада уза. Аның беренче басмалары һәм фольклорны җыю тәҗрибәсе нәкъ менә шушы чорга керә. 1914 елда «Вестник воспитания» журналында аның беренче мәкаләсе чыга[2]. 1916—1917 елның кышында ул Бөтенроссия словесник-укытучылар корылтаенда катнаша[4].

Мәскәү өлкәсенә күчкәч, галимнең таланты тулысынча ачыла. Рыбникова мәктәптә әдәбиятны укыту методологиясен эшли, әдәбият белеме буенча эшләр яза һәм халык авыз иҗатын өйрәнә. 1941 елда басылып чыккан һәм педагогның күп еллык тәҗрибәсен үз эченә алган «Әдәби уку методикасы буенча очерклар» фәнни-нигезләнгән әдәбиятны укыту курсы аның соңгы эше була.

БиблиографияҮзгәртү

  • Темы для внеклассных бесед с кончающими курс средней школы // Вестник воспитания. — 1914. — № 6.
  • А. Блок — Гамлет. — М., 1923.
  • По вопросам композиции. — М., 1924.
  • Современная и классическая литература в школе. — М.-Л., 1927.
  • Изучение литературы в школах II ступени. — М.-Л., 1928.
  • Методика преподавания литературы. — М., 1930.
  • Загадки. — М.; Л., 1932.
  • Введение в стилистику. — М., 1937.
  • Русская поговорка // Русский язык в школе. — 1939. — № 4.
  • Очерки по методике литературного чтения. — М., 1941. (3-е изд.: М., 1963)

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Рыбникова • Большая российская энциклопедия - электронная версия. bigenc.ru.
  2. 2,0 2,1 Научное наследие — Электронная библиотека ГНПБУ. elib.gnpbu.ru.
  3. 3,0 3,1 Рыбникова Мария Александровна. nasledie-smolensk.ru. әлеге чыганактан 2017-03-12 архивланды.
  4. Кудряшев Н. И. О книге М. А. Рыбниковой «Очерки по методике литературного чтения» // Рыбникова М. А. Очерки по методике литературного чтения. — Учпедгиз.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Роткович Я. А. Вопросы преподавания литературы. Историко-методические очерки. — Учпедгиз, 1959.
  • Кудряшев Н. И [Вводная статья] // Рыбникова М. А. Избранные труды. — АПН РСФСР.
  • Работы М. А. Рыбниковой / сост. В. В. Шевелев // Рыбникова М. А. Избранные труды. — М., 1958. — С. 595—600.

СылтамаларҮзгәртү