Мария Реститута
Мария Реститута (дөньяви исеме — Гелена Кафкова, чех. Helena Kafková; 1 май 1894 ел — 30 март 1943 ел) — Католик чиркәве изгесе, монахиня, шәфкать туташы.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Австрия |
Тугандагы исем | чех. Helena Kafková |
Туу датасы | 1 май 1894[1][2][3][…] |
Туу урыны | Husovice[d], Брно-север[d], Брно, Земли Чешской короны[d], Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан |
Үлем датасы | 30 март 1943[4][1][5][…] (48 яшь) |
Үлем урыны | Вена, Өченче рейх |
Үлем төре | внесудебное убийство[d] |
Үлем сәбәбе | обезглавливание на гильотине[d] |
Кардәш | Valerie Doczkalik[d] |
Әһәмиятле кеше | Antonia Wiesner[d][6] |
Һөнәр төре | шәфкать туташы, кәшиш, Каршылык сугышчысы |
Монашеский орден | Францисканцы[d] |
Канонизация статусы | блаженный[d] |
Изгенең көне | 29 октябрь |
Мария Реститута Викиҗыентыкта |
Биографиясе
үзгәртү1894 елның 1 маенда Австро-Венгриянең Условиеда (хәзерге Чехия Брно шәһәренең бер өлеше) итек ясаучы гаиләсендә туган. Ике яшендә ата-асасы аны Венага алып китә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Вена хастаханәләрның берсендә санитар булып эшли.
1913 елда монастырьга килә, IV гасыр христиан газаплысы Реститут хөрмәтенә монах исемен кабул итә. Беренче дөнья сугышыннан соң хирургия шәфкать туташы булып эшли.
1938 елда Австрияне Өченче Рейх үзенә кушкач, ачык рәвештә илдә урнашкан фашистик режимга каршы чыгыш ясый. Нацистик режимны фашлаган ике ачык хат яза. Нацизм карашларына мөккибән хастаханә директорының боерыгы буенча хастәхана палаталарның һәркайсында стенадан тәрене алып ташларга каршы була. Шулар аркасында 1942 елда Гестапо тарафыннан арестка алына һәм гильотина аша үлем җазасына тарттырыла.
1943 елның 30 мартында ул җәзалап үтерелә.
Хәтер
үзгәртүАның хөрмәтенә Венада урам аталган (Schwester Maria Restituta-Gasse), биредә Мария Реститута эшләгән Mödling хастаханәсе урнашкан.
Беатификация
үзгәртү1998 елның 21 июнендә Рим папасы Иоанн Павел II тарафыннан беатификацияләнә (католик чиркәве изгеләр рәтенә кертелә).
Сылтамалар
үзгәртү- saints.sqpn.com 2009 елның 22 март көнендә архивланган.
- server.brumma.com
- францискан сайт о Марии Ресиле (нем.)
- ↑ 1,0 1,1 FemBio database
- ↑ (unspecified title)
- ↑ Schäfer J. Ökumenisches Heiligenlexikon — 1998.
- ↑ http://saints.sqpn.com/blessed-mary-restituta-kafka/
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Nuremberg Trials Project — 2016.