Мария Полидури (грек. Μαρία Πολυδούρη; 1 апрель 1902 ел, Каламата — 30 апрель 1930 ел, Афина) — грек шагыйре.

грек. Μαρία Πολυδούρη
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Греция
Туу датасы 1 апрель 1902(1902-04-01)
Туу урыны Каламата[d]
Үлем датасы 29 апрель 1930(1930-04-29)[1] (28 яшь)
Үлем урыны Афин, Греция
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе туберкулез
Язма әсәрләр теле юнан теле
Һөнәр төре шагыйрь, язучы
Әлма-матер Афин университеты[d]
Активлык чорнының башы 1916
Сәламәтлек торышы туберкулез
Бастырылган әсәр автордашы Prevezanika Chronika[d][2]
Сурәтләнә Bust of Maria Polydouri, Kalamata[d]
 Мария Полидури Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Иртә яшьтә ятим кала, мотаҗлык белән тулы тормыш кичерә. Афина университетында укый, шул ук университетта укыган, аннары «грек әдәбиятенең уникаль шәхесе» булып киткән яшь шагыйрь Костас Кариотакис белән таныша[3]. Кыска вакыт эчендә аларның танышлыгы көчле, әммә бәхетсез мөхәббәткә әверелә[4], бу Мария Полидуриның тормышына һәм иҗатына нык йогынты ясый.

1927 елда Парижда чакта туберкулез белән авырып китә. Костас Кариотакис үзенә үзе кул салганнан соң, сәламәтлеге торышы кискен начарая. Яшәү өчен кирәк-яраксыз, акчасыз калып, 1930 елның апрелендә шагыйрә 28 яшендә туберкулездан вафат була.

Иҗаты үзгәртү

14 яшеннән яза башлый һәм беренче «Әнкәй» шигыре «Гаилә йолдызы» журналында басылып чыга. Бер елдан соң беренче «Акчәчәкләр» җыентыгын тәмамлый, ул беркайчан да тулысынча бастырылмый. Ул җыентыгыннан соң «Τρίλλιες που σβύνουν» «Замирающие трели» (1928) һәм «Ηχώ στο Χάος» «Эхо в хаосе» (1929) җыентыклары туа. Бөтен әсәрләре 1961 елда язучы Лили Зографу тарафыннан җыеп алына һәм «Җавап бирәм» китабында бастырып чыгарыла.

Полидури Мария шигриятенең төп мотивлары булып мөхәббәт һәм үлем тора. Шигъриятле юлларында язмыш белән риза булмау, донъядан бик иртә китергә теләмәү һәм яшәү өчен зур теләк күзәтелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү