Клёнова Мария Васильевна (1898—1976) — совет геологы, геология-минералогия фәннәре докторы, ССРБ-да диңгез геологиясенә нигез салучыларның берсе[1].

Мария Клёнова
Туган 31 июль (12 август) 1898
Иркутск, Россия империясе
Үлгән 6 август 1976(1976-08-06) (78 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Россия республикасы[d]
 РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре сәяхәтче-тәдкыйкатьче, университет профессоры, җирбелгеч, һидрулыг
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Клёнова Мария Васильевна 1898 елның 31 июлендә (12 августында) Иркутск шәһәрендә эшче Василий Дмитриевич һәм фельдшер Раиса Наумовна гаиләсендә туган[2].

1925 елдан нче елда ССРБ Фәннәр академиясенең океанология институтында өлкән тикшеренүче булып эшли.

М. В. Клёновага 1937 елда диңгезе геологиясе өлкәсендә профессор дәрәҗәсе бирелә һәм Югары Аттестация Комиссиясенең 1937 елның 11 маендагы карары белән диссертация якламыйча геология-минералогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Ул үзенең тикшеренүләре нигезендә диңгез төбе картасы төзү методикасын эшли. Шушы методика буенча һәм М. В. Клёнова җитәкчелегендә Баренц, Ак, Каспий һәм башка диңгезләрнең 150-нән күчү диңгезе төбе картасы төзелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия Гидрометеорологик хезмәте баш идаралыгының Дәүләт гидрология институты Диңгезе бүлеге Диңгезе геологиясе бүлеге начальнигы булып эшли. М. В. Клёнова җитәкчелегендә хәрби-диңгез флоты өчен 200-ләп махсус карталар һәм атласлар төзелә. Ул берничә тапкыр Төньяк һәм Кара диңгез флотларында чыга, анда уку әсбаплары төзү өстендә эшли, подводниклар лекцияләр укый.

М. В. Кленова ССРБ Фәннәр Академиясенең күп кенә диңгезе экспедицияләрендә катнаша: Каспийга, Арктикага (Яңа Җир, Шпицберген, Франц-Иосиф Ере), Беренче совет антарктида экспедициясендә катнаша. Ул елгаларда, диңгезләрдә һәм океаннарда утырма токымнарны тикшерү үткәрә, Россия диңгезе геологиясенә нигез төзәүче дип исәпләнә[1]

Клёнова Мария Васильевна 1976 елның 6 августында Мәскәүдә вафат була[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

- 1943 — "Хезмәт Кызыл Байрак" ордены [3].

- 1951 — Ленин ордены

- 1962 — И. М. Губкин исемендәге бүләк "«Геологической строение проводного склона Каспийского моря» монографиясенең төп авторларына" (В. Ф. Соловьев һәм Н. С. Скорняков белән автордашлыкта.)

- 1969 — РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшмәкәре исеме;

- 1975 — «Почёт Билгесе» ордены

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Морская геология / Безруков П. Л., Леонтьев О. К. // Большая Советская Энциклопедия / Гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская Энциклопедия, 1974. — Т. 16 : Мёзия — Моршанск. — С. 585. — 629 000 экз.
  2. 2,0 2,1 Историческая справка Архива РАН
  3. Наградной лист от 21.04.1943

Сылтамалар үзгәртү