Мариори (Мариэтта) Яннаку (грек. Μαριορή (Μαριέττα) Γιαννάκου, 5 июнь 1951, Греция) — грек сәяси һәм дәүләт эшмәкәре. Яңа демократия фиркасе әгъзасе. 2019 елдан Греция парламентының гамәлдәге депутаты. Элек — Европа парламенты депутаты һәм Европа халык фиркасе фракциясе әгъзасы (1984-1990, 1999-2000, 2009-2014), мәгариф һәм дин эшләре буенча министр (2004-2007), сәламәтлек саклау министры (1990-1991)[6].

грек. Μαριέττα Γιαννάκου
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Греция
Туу датасы 6 июнь 1951(1951-06-06)
Туу урыны Еракион[d][1]
Үлем датасы 27 февраль 2022(2022-02-27)[2] (70 яшь)
Үлем урыны Афин, Греция[3]
Үлем төре смерть от несчастного случая[d]
Дата погребения или кремации 2 март 2022
Җирләнгән урыны Беренче Афин зираты[d]
Һөнәр төре сәясәтче, табиб
Башкарган вазыйфа Аурупа парламенты депутаты[d], депутат Парламента Греции[d][4], министр по делам национального образования и религий Греции[d], Министр здравоохранения, благосостояния и социальной солидарности Греции[d], Аурупа парламенты депутаты[d][5], Аурупа парламенты депутаты[d][5], Аурупа парламенты депутаты[d][5], Аурупа парламенты депутаты[d][5], депутат Парламента Греции[d] һәм вице-президент[d]
Әлма-матер Афин университеты[d] һәм Гент университеты[d]
Активлык урыны Страсбург һәм Брюссель
Сәяси фирка әгъзасы Новая демократия[d]

Биографиясе үзгәртү

Мариэтта Яннаку 1951 елның 5 июнендә Лакониядә Еракион авылында туган. Панайотис Яннакистың (Παναγιώτης Γιαννάκης) кызы[7].

Афина университетының медицина мәктәбен тәмамлаган[7].

1974 елның октябрь аенда Яңа демократиянең яшьләр оешмасын нигезләүчеләрнең берсе була (ΟΝΝΕΔ), башкарма комитет әгъзасы булып тора. 1979 елда Яңа демократия партиясенә керә, 1997 елда — үзәк комитеты әгъзасы, 1998 елда — башкарма комитеты әгъзасы. 2004 елның 29 июлендә партиянең VI съездында фирка политсоветы әгъзасы итеп сайлана. 2007 елның июлендә VII съезда политсовет әгъзасы итеп яңадан сайлана. 1981-1984 елларда — фирка президенты киңәшчесе.

Дүрт тапкыр Европа парламентына сайлана. Беренче тапкыр 1984 елгы сайлау нәтиҗәләре буенча сайлана. Европа халык фиркасе фракциясе әгъзасы була. Киләсе сайлауларда яңадан сайлана, Европа парламентында Яңа демократия төркемен җитәкли[7].

Греция парламентына биш тапкыр сайлана. 1993 елда сайлау йомгаклары буенча Греция парламентына беренче тапкыр депутат итеп сайланган. Киләсе сайлау йомгаклары буенча яңадан сайлана[7].

1999 елда Европа парламентына сайлау йомгаклары буенча тагын депутат итеп сайлана, Европа парламентында Яңа демократия төркемен җитәкли[7]. 2000 елның 4 сентябрендә аны Ставрос Ксархакос алмаштыра.

2000 елда парламент сайлаулары йомгаклары буенча тагын депутат итеп сайлана. Киләсе сайлау йомгаклары буенча яңадан сайлана.

1990 елның 11 апрелендә Мицотакис Константинос хөкүмәтендә сәламәтлек саклау министры портфелен ала, 1991 елның 7 августына кадәр вазифаны били[7]. 2004 елның 10 мартында Костас Караманлистың беренче кабинетында мәгариф һәм дин эшләре буенча беренче министр була. 2006 елда аның инициативасы буенча Греция парламенты Афина мәчетен төзү турында законны хуплый[8]. 2006 елда мәгариф реформасы турында игълан итә, бу укытучыларның һәм студентларның протестын тудыра. 2007 елның 16 сентябрендә отставкага китә.

2009 елда Европа парламентына сайлау йомгаклары буенча тагын депутат итеп сайлана, Европа парламентында Яңа демократия төркемен җитәкли[7].

2019 елда парламент сайлаулары нәтиҗәсе буенча тагын депутат итеп сайлана[7]. НАТО Парламент ассамблеясендә Греция парламенты делегациясе башлыгы булып тора[9].

Француз, инглиз, испан һәм немец телләрендә сөйләшә.

Шәхси тормышы үзгәртү

1983 елда Панайотис Куцикоска (Παναγιώτης Κούτσικος) кияүгә чыга, 1997 елда аерылыша. Кызы — Зои-Электра Куцику (Ζωή-Ηλέκτρα Κουτσίκου, 1991 елның 19 декабрендә туган).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү