Марина Попова

саха җырчысы

Марина Попова, Марина Константиновна Попова (сах. Эдьиий Марыына, Марина Константиновна Попова, 1926 елның 4 марты, СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас районы, Холгума ― 2014 елның 16 июле, РФ, Саха Республикасы, Якутск) ― җырчы, Якут АССРның атказанган (1965) һәм халык (1972) артисты. Саха (Якутия) Республикасының Мактаулы гражданы (2012).

Марина Попова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

сах. Эдьиий Марыына, Марина Константиновна Попова

Туу көне

24 март 1926(1926-03-24)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Якут АССР , Меге-Кангалас улусы[d], Холгума[d]

Үлү көне

16 июль 2014(2014-07-16) (88 яшь)

Үлү урыны

РФ, Саха Республикасы, Якутск

Эшчәнлек еллары

1961 ― 2001

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Коллективлар

П. А. Ойунский исемендәге Якутия дәүләт музыкаль-драма театры
Якутск музыка театры

Бүләкләр

Якут АССРның атказанган артисты (1965)
Якут АССРның халык артисты (1972)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1926 елның 4 мартында Якут АССРның Меге-Кангалас районы Холгума торак пунктында туган. 1946 елдан Якутск музыкаль театр-студиясе хорында җырлый башлаган.

1948―1951 елларда Якутск радиокомитеты хоры артисты булган.

1956 елда М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясенең[d] (Свердловск) милли опера студиясен тәмамлаган.

1956 елдан П. А. Ойунский исемендәге Якутия дәүләт музыкаль-драма театрының опера солисты, 1971 елдан Якутск музыка театры солисты.

1961 елдан 40 елдан артык концерт эшчәнлеге алып бара, 500 дән артык концерт биргән.

Иҗаты үзгәртү

Аның репертуарында 100 дән артык вокаль әсәр булган. Г. Григорян, Г. Комраков, П. Иванов һ.б. җырларын беренче башкаручы булган.

Театрда башкарган партияләре үзгәртү

  • Ларина, Ольга, Няня (П. И. Чайковский «Евгений Онегин» операсы (1949)
  • Кыыс Кыскыйдаан, Аан Алахчын хотун (Марк Жирков[d] һәм Генрих Литинский «Ньургун Боотур»)
  • Алгыма һәм Чычып-Чаап (Грант Григорян[d] «Лоокуут һәм Ньургуһун»)
  • Сата (Герман Комраков белән Эдуард Алексеев «Манчаары туһунан ырыа» (Манчаары турында җыр)
  • Аксинья (Тихон Хренников «В бурю»)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Якут АССРның атказанган артисты (1965)
  • Якут АССРның халык артисты (1972)
  • Саха (Якутия) Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998)
  • Якутск шәһәренең Мактаулы гражданы (2002)[1]
  • Саха (Якутия) Республикасының Мактаулы гражданы (2012)[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү