Марат Закиров (1985)

Марат Фәрхәт улы Закиров (1985 елның 31 декабре, Казан, ССРБ) — Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы (2021 елдан), IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты.

Марат Закиров
Туган 31 декабрь 1985(1985-12-31) (38 яшь)
Казан, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт университеты
Сәяси фирка Бердәм Русия

Тормыш юлы үзгәртү

Марат Закиров 1985 елның 31 декабрендә Казанда туа[1]. 2008 елда «юрист» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе секретариатының әйдәп баручы белгече булып эшли.

2010 елдан «Бәйрәм программалары дирекциясе» МУП директоры урынбасары, 2011 елдан директоры. 2014—2016 елларда «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КАО мәдәни программалар департаменты җитәкчесе, PR һәм мәдәни чаралар департаменты җитәкчесе. 2017 елда Мәдәни чаралар департаменты җитәкчесе булып эшли. 2017 елдан 2018 елга кадәр «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры урынбасары.

2020 елда IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты итеп сайлана[2]. 2021 елның 26 февралендә Казан Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы итеп билгеләнә[3].

Өйләнгән, өч баласы бар. Өченче класслы муниципаль хезмәт референты.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү