Мансур Барбутлы, Мансур Яхъя улы Барбутлы (рус. Мансур Яхич Барбутлы; 23 октябрь 1909(1909-10-23)[1], Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе — 7 март 1992(1992-03-07)[1] (82 яшь), Владикавказ, Төньяк Асития Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте[d], Россия) — кино операторы, хәрби корреспондент, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970).[3]

Мансур Барбутлы
Туган 23 октябрь 1909(1909-10-23)[1]
Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 7 март 1992(1992-03-07)[1] (82 яшь)
Владикавказ, Төньяк Асития Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте[d], Россия
Күмү урыны Биштау[2]
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кинооператор

Биографиясе үзгәртү

Мансур Барбутлы 1909 елның 23 октябрендә Кырымның Бакчасарай шәһәрендә кырымтатар галиме-лингвисты, укытучы, язучы Яхъя Барбутлы гаиләсендә туа.

1928—1930 елларда Симферополь өлкә газетасының фотокорреспонденты. 1933 елда ГИКның ике курсын тәмамлый (П. И. Филин остаханәсе). 1931 елның 25 октябреннән Востоккино / Востокфильм кинофабрикасы операторы ассистенты.

1933 елның октябреннән 1935 елның октябренә кадәр Кырым АССРның Симферополь шәһәрендә 3-нче Кырым дивизиясенең 9-нчы укчы полкында хезмәт итә.

1935 елның ноябреннән 1937 елның июленә кадәр — оператор ассистенты, аннары Мәскәү кинофабрикасы операторы. 1937 елның июленнән 1941 елга кадәр Казан кинохроника студиясе операторы. 1941—1943 елларда Куйбышев кинохроника студиясендә.

1943—1946 елларда алман-совет сугышында кино операторы, хәрби мөхбир.

1947 елның 10 октябреннән 1951 елның июнь аена кадәр Сталинабад нәфис фильмнар киностудиясендә, 1951 елның 17 июненнән 1984 елга кадәр Төньяк Кавказ кинохроника студиясендә эшли. Барбутлы төшергән «Цей тарлавыгында» төсле фильмы 1957 елда Монтевидеода халыкара төр фильмнары фестивале дипломына лаек була.

1992 елның 07 мартында Төньяк Осетиянең башкаласы Владикавказ шәһәрендә вафат була. Пятигорскида җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Яхъя-Нәҗи Сөләймән улы Барбуртлы (1876—1943) — кырымтатар галиме-лингвисты, укытучы, язучы, Исмәгыйль Гаспринскийның көрәштәшләренең берсе.

Әнисе — Мәгый. Кыз туганнары — Хиләл һәм Нияр.

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

  • 1945 елда II дәрәҗә Ватан сугышы орденына ия була (Бүлекчәнең 14.06.1945 елгы 211/н номерлы боерыгы. Украина фронтының 4 нче Кораллы Көчләре. Архив: ЦАМО).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү