Макыл вулысы (рус. Макуловская волость) — 1920 елдан 1927 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Зөядән Көньякка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның Кәнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Рус Макылы авылы.

Макыл вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Рус Макылы

Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1927 елның 14 феврале

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

24 273 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Тарих үзгәртү

Макыл вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Тау ягында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгы Зөя ягында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасында, 1719 елдан 1727 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясендә, 1727 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясенең Зөя өязендә, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Зөя өязендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Зөя өязендә урнашкан.

1920 елның 25 июнендә Зөя кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1927 елның 14 февралендә Макыл вулысы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Зөя, Норлат һәм Тәмте районнарына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1926 елның 1 гыйнварына Макыл вулысында 32 авыл советы, 39 торак пункты (Келәнче, Рус Макылы, Татар Макылы, Чулпан һ.б.) һәм 4384 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 615 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1926 елда халык саны 24 273 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. http://www.millattashlar.ru/index.php/МАКЫЛЫ_ВУЛЫСЫ_(Макуловская_волость)