Майндагы Франкфурт һава аланы

Майндагы Франкфурт һава аланы (алман. Rhein-Main-Flughafen, tat.lat. Mayndağı Frankfurt hawa alanı (үле сылтама)) — Алманиянең иң зур һава аланы, Аурупада пассаҗир әйләнеше буйлап өченче һава аланы - 52 810 683 кеше 2006 елда.

Майндагы Франкфурт һава аланы
Rhein-Main-Flughafen
Майндагы Франкфурт һава аланы күренеше
IATA коды: FRA
ICAO коды: EDDF
Мәгълүмат
Ил Алмания
Төбәк Майндагы Франкфурт
Тип граждан
Файдаланучы Fraport AG
Урын Майндагы Франкфурт шәһәреннән ераклыгы 12 км
Диңгез өстеннән биеклеге: +111 м
Координатлар: 50°02′ т. к. 8°34′ кч. о.HGЯO
Җирле вакыт UTC +1
Эш вакыты тәүлек буе
Сәхифә www.frankfurt-airport.de
Очып менү-төшү юллары
Саны Зурлыгы Түшәмәсе
07C/25C 4 000 × 60 м бетон
07R/25L 4 000 × 45 м әсфәлт
07L/25R (утырту) 2 800 × 45 м бетон
18 (очып китү) 4 000 × 45 м м бетон
Нөфус
Пассажир
әйләнеше (ел)
56,4 млн (2011])
Йөк әйләнеше (ел) 1,75 млн. тонн (2004)
(117 825 тонн ям])
Хезмәткәрләр саны 65 мең (2004)
13 мең Fraport AG

Һава аланы тарихы 1936 елда башлана. Икенче дөнья сугышында Лүфтваффе тарафыннан хәрби максатлар өчен кулланыла. 1944-1945 бомбалау нәтиҗәсендә җимерелә. 1945 елда АКШ гаскәре тарафыннан буйсындырыла. АКШ хәрби көчләре Майндагы Франкфурт һава аланын торгыза башлыйлар.

Lufthansa авиаширкәтенең төп күчереп утырту ноктасы (хаб).

Һава аланында 4 очып менү-төшү юлы бар. Берсенең (07L/25R) әсфәлт түшәмәсе, башкаларның — бетон. Өч менү-төшү юлының — 07L/25R, 07C/25C, 18 — озынлыгы 4000 метр, 07R/25L — озынлыгы 2800 метр.

Терминал 1
Терминал 2

Майндагы Франкфурт һава лиманында ике зур һәм бер кече («VIP») терминалы бар. Майндагы Франкфурт шәһәре үзәгенә кадәр такси белән 50 евродан барып җитеп була.

Тимер юл: һәр 15 минут беренче терминалдан S-Bahn 8 һәм 9 номерлы шәһәрнең баш вокзалына китә, юл вакыты — 12 минут.

Майндагы Франкфурт һава аланы A3 һәм A5 номерлы автобан янында урнаша. Майндагы Франкфурт шәһәренә кадәр автобус белән барып җитеп була.

Сылтамалар үзгәртү