Maaрья-Лийс Илус (эст. Maarja-Liis Ilus); туган 24 декабрь 1980 ел, Таллин, Эстония ССР, СССР - танылган Эстон җырчысы, ике тапкыр Эстонияне Евровидениедә, 1996 елда Иво Линна белән һәм 1997-нче елда сольно тәкъдим итте.

Маарья-Лийс Илус
Тулы исеме

Маарья-Лийс Илус

Туу көне

24 декабрь 1980 ел

Туу урыны

Таллин, Эстония

Эшчәнлек еллары

1995 - хәзерге көнгә кадәр

Дәүләтләр

 Эстония

Һөнәр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанр

поп-музыка

Псевдоним

Маарья

www.maarja.ee
Милләт

Эстония

IMDb

ID 1489784

Биография үзгәртү

Maaрья-Лийс Илус 1980 елның 24 декабрендә Таллинда туган. Маарья 21нче балалар музыка мәктәбендә укыган, аннары Тарту университетында хокук факультетында белем туплаган. Аның карьерасы кечкенә чагында ук башланган, бала чагында ул Õnneseen телевизион фильмында уйнаган. Maaрья берничә конкурста җиңеп чыкты. 1994-нче елда Paradiis җыры белән яңа җыр конкурсында җиңде.

Евровидение 1996 һәм 1997нче елларда үзгәртү

Maaрья-Лийс Илус - Эстонияне Евровидениедә ике тапкыр тәкъдим итүче бердәнбер җырчы. Аңа 15 яшь булганда, ул Евровидение җырчысы Иво Линна белән чыгышында Kaelakee hääl җырын башкарганда, 5нче урынны алган. Бер елдан соң ул "Keelatud maa" җыры белән 8 урынны яулады.

Телевидение үзгәртү

2005 елның көзендә ул Kaks takti ette тапшыруында Жюри әгъзасы итеп сайлана. Maarja Eesti otsib superstaari программасының жюри әгъзасы булып тора.

Шәхси тормышы үзгәртү

Маарья хәзерге вакытта Таллинда яши. Аның ире - музыка продюсеры Фред Кригер. Аның җырчы Коит Тоом белән мөнәсәбәтләре булган. Аның әнисе Мэрле Илус җырчы булган. Аның бабасы Эльмар Илус Тарту университетының хокук факультетында беренче Эстония шәхси хокук профессоры.

Дискография үзгәртү

  • 1996 — Maarja / Маарья
  • 1998 — First In Line / Первая в очереди
  • 1998 — Kaua veel / Сколько ещё
  • 1998 — First In Line / Первая в очереди (только в японии)
  • 1998 — Heart / Cердце (только в японии)
  • 2000 — City Life / Городская жизнь
  • 2005 — Look Around / Осмотрись
  • 2006 — Läbi jäätunud klaasi / Сквозь матовое стекло
  • 2008 — Homme / Завтра
  • 2009 — Jõuluingel / Рождественский ангел
  • 2012 — Kuldne põld / Золотая нива

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү