Ләшәү-Тамак мәктәбе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Ләшәү-Тамак мәктәбеТатарстанның Сарман районы Дүсем авылында урнашкан төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Ләшәү-Тамак мәктәбе

Тарихы үзгәртү

1890 елларда Шаһидә исемле абыстай була. Ул үзе тора торган кечкенә бер өйдә, малайлар һәм кызларга бергә, 1-2 сәгать дини догалар ятлаткан.

1910-1913 еллар тирәсендә беренче тапкыр дин укыту өчен аерым бина төзелгән. Аны мәдрәсә дип йөрткәннәр. Монда Баланлыдан килгән Миргарифан мулла укыткан. Бу вакытта инде фәкать малайлар гына укытылган, кызлар кертелмәгән.

1922-23 елларда халык үз исәбеннән килешү нигезендә, Зәки исемле кешедән балаларны укыттырган.

1937-1938 уку елында Дүсем авылында 7 еллык мәктәп ачылган.

1978 нче елда өч авылга бер, 10 еллык мәктәп ачыла һәм бүгенге көнгә кадәр үз эшен дәвам итә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү