Барон Людвиг Кнорринг, Людвиг Карл улы Кнорринг (1859 ел, Вена1930 ел) — Россия дипломаты; Берлиндагы Россия илчелеге секретаре, Дармштадтта министр-резидент. Хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1910 елдан), шталмейстер.

Людвиг Кнорринг

Кнорринг бояр костюмында
Туган 1859
Вена, Австрия империясе
Үлгән 1930
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1859 елда Венада дипломат гаиләсендә туган. А. В. Кнорринг һәм П. П. Убриның бертуганның улы, В. К. Кнорринг и П. Я. Убриның оныгы.

1883 елның 17 февраленнән хезмәт иткән. 1887 елдан Алманиядә илчелек янында торган, 1894 елдан — бу илчелек 2-нче секретаре. 1891 елда камер-юнкер исемен алган, 1899 елдан — камергер.

1903 елда — тышкы эшләр министры каршындагы махсус йөкләмәләр чиновнигы, 1906 елдан — тышкы эшләр министрлыгы канцеляриясе директоры, аннары Гессен-Дармштадтта һәм Саксен-Кобург-Готада министр-резидент (1910—1911). Принц А. П. Ольденбургский янында торган. 1909 елдан — шталмейстер вазифасында.

Революциядән соң эмиграциядә булган. 1919 елның җәендә берникадәр вакыт Берлинда оештырылган Көнбатыш Россия өчен рус хәрби-сәяси советы рәисе булган. Баден-Баденда рус качаклары эшләре буенча бюро җитәкчесе булган (1920—1922).

1930 елның декабрендә вафат булган.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү