Людвик Заменһоф

(Людвиг Заменһоф битеннән юнәлтелде)

Ла́зарь Ма́рк улы Заменһоф яки Лю́двик Ла́зарь За́менгоф (идиш телендә: לײזער לוי זאַמענהאָף — Лейзер Лейви Заменгоф; поляк телендә: Ludwik Lejzer Zamenhof; Эсперанто телендә: Ludoviko Lazaro Zamenhof; Белосток, Россия империясеВаршава, Польша Корольлеге) — Россия[10] табиб-окулисты һәм лингвист, конструкцияләнгән халыкара телләрнең иң уңышлысын - эсперантоны барлыкка китерүчесе буларак мәгълүм[11]. Шулай ук До́ктор Эспера́нто (ягъни «Өмет итүче») тәхәллүсе астында мәгълүм, аның астында ул 1887 елда тел тасвирламасын һәм дәреслекне керткән «Халыкара тел» эшен нәшер иткән.

Людвик Заменһоф
Туган телдә исем идиш. לײזער לוי זאַמענהאָף
Туган 15 декабрь 1859(1859-12-15)[1][2][3][…]
Белосток, Гродно губернасы, Россия империясе[4]
Үлгән 14 апрель 1917(1917-04-14)[1][2][3][…] (57 яшь)
Варшау, Пүлшә кыйраллыгы[d][4]
Күмү урыны Варшауның яһүд зираты[d] һәм могила Людвига Заменгофа[d]
Яшәгән урын Белосток[5]
Варшау[5]
Мәскәү[5]
Һродна[6]
Плотск[6]
Вейсеяй[d][5]
Херсон[6]
Варшау[5]
Варшау[5]
Вена[5]
Варшау[5]
Варшау[5]
Варшау
Ватандашлыгы Россия империясе[7]
Әлма-матер Мәскәү университетының медицина факультеты[d] һәм Варшау император университеты[d]
Һөнәре телбелгеч, күзбелгеч, уйлап табучы, шагыйрь, тәрҗемәче, эсперантист, табиб, врач-писатель, Инҗилне тәрҗемә итүче, эсперантолог
Җефет Клара Александровна Заменгоф[d][8]
Балалар Лидия Заменгоф[d], Адам Заменгоф[d] һәм Зофия Лазаревна Заменгоф[d][9]
Ата-ана
Кардәшләр Ида Марковна Заменгоф[d], Фейгла Марковна Пиковер[d], Мина Марковна Заменгоф[d], Александр Заменгоф[d], Генрик Заменгоф[d], Леон Заменгоф[d], Феликс Заменгоф[d], Херц Заменгоф[d], Aŭgusta Hermelin[d] һәм Sora Dwora Zamenhof[d]
Гыйльми дәрәҗә: докторлык дәрәҗәсе[d]

 Людвик Заменһоф Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Лазарь Маркович Заменһоф (туганда — Лейзер Мордхович Заменгов)[12] Рәсәй империясенең Гродненск губернасының Белосток каласында, училище укытучысы Марк Фабианович Заменһоф[13][14] һәм Розалия Шолемовна Заменһоф гаиләсендә беренче бала булып туа[15][16]. Марк Фабианович Заменһоф «Гацефир» гәзитендә борынгы йәһүд теле филологиясе, иврит телендә яһүди дине, география һәм тел гыйлеме буенча уку әсбапларын чыгара[17]. Лазарь артыннан тагын биш малай (Феликс, Герш, Генрик, Леон, Александр) һәм биш кызы (Фейл (Фаня), Гитл, Сура-Двойра, Мина һәм Ида) туа. Гаилә идиш һәм рус телендә аралаша. 1873 елда гаиләсе белән Варшавага күченеп киләләр. 1874 елның август аенда Заменһоф 2-се ир-ат гимназиясе дүртенче сыйныфына укырга керә.
Әле гимназиядә үк Варшавада Заменһоф бай, шулай ук бик катлаулы грамматикалы халыкара тел төзеп карый. Ул инглиз телен өйрәнгәч (немец, француз, латин һәм грек телләреннән соң), ул җиңел грамматикалы, суффикс һәм префикслар киң кулланылган халыкара тел турында уйлана.
1878 елда аның «Lingwe uniwersala» проекты тәмамлана диярлек. 17 декабрьдә Заменһоф гимназия дуслары белән тел булдыруын бәйрәм итәләр. Әммә Заменһоф ул вакытта бик яшь булганга, эшен бастырмый. Гимназияне тәмамлаганнан соң, ул медицинаны Мәскәүдә, ә аннан соң Варшавада өйрәнә башлый. 1885 елда Заменһоф университетны тәмамлый һәм медицина практикасы белән шөгыльләнә. Табип булып эшләп, халыкара тел проектын камилләштерү өстендә эшли.
Заменһоф өчен эсперанто теле аралашу чарасы гына түгел, ә идеяларын тарату юлы була. Ул төрле халыклар һәм мәдәниятләрнең дустанә яшәвен тели. Заменһоф хәтта шул идеяларын үстерү максатында «Homaranismo» (Гомаранизм) укуын уйлап чыгара. Заменһоф нәфис әдәбиәтне табигый телләрдән эсперантога беренче тәрҗемә итүче һәм беренче эсперанто шагыйре була. Аның шигырьләре халыклар дуслыгы һәм динилек тойгылары белән сугарылган. Заменһоф, дан яки өстөнлеккә тартылмаса да, эсперанто юнәлешенең рәсми булмаган лидеры санала. Эсперантистлар аны Маэстро дип атый, әмма ул үзе бу исемде яратмый, һәм эсперанто хәрәкәтендәге нинди дә булса рәсми урын биләүдән баш тарта. 1895 елдан ул эсперантога бәйле эшмәкәрлектән ераклаша, 1902 елда, «Ашет» (Hachette) француз нәшрияте белән эсперантода китап чыгаруга бәйле контракт сәбәбендә кире шөгыльләнә башлый. 1905 елның 29 июлендә Франциядә Заменһоф Почетлы легион ордены белән бүләкләнгән. Шул ук елдың 5-12 августында ул I Бөтен дөнья эсперанточылар конгрессында катнашкан, ә аннан соң 1914 елга кадәр барлык конгрессларда да катнаша.

Хәтер үзгәртү

Заменһоф көне үзгәртү

Заменһофның туган көнен — 15 декабрь — бөтен дөнья эсперанточылары Zamenhofa Tago дип бәйрәм итәләр, аңа төрле чаралар үткәрәләр — концертлар, китап күргәзмәләре һ. б.

Кече планета үзгәртү

  • Заменһоф исеме белән 1462-нче астероид атала.

Һәйкәлләр үзгәртү

Дөньяның берничә каласында Заменһофка һәйкәлләр куелган:

Сурәтләр үзгәртү

 
Википедия

Википедиянең
эсперанто телендә бүлеге бар!
eo:Ĉefpaĝo

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Eesti biograafiline andmebaas ISIK
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Заменгоф Людвик Лазарь // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 5,8 Korĵenkov A. Homarano: La vivo, verkoj kaj ideoj de d-ro L. L. ZamengofKaliningrado, Kaŭno: Sezonoj, Litova Esperanto-Asocio, 2009.
  6. 6,0 6,1 6,2 http://www.plansprachen.ch/Zamenhof_kaj_Pollando.pdf
  7. This Week In History: The language of hope is bornThe Jerusalem Post, 2012.
  8. Tuider B. Die Lingvo Internacia des Dr. Esperanto — 2017.
  9. Deutsche Nationalbibliothek Record #118643495 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  10. [ Заменгоф Людвик Лазарь] — ЗСЭ
  11. Эсперанто // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  12. Книга для записи родившихся евреев Белостокского раввината за 1859 год: Свидетельство № 47 о рождении у Мордха Файвеловича Заменгова и Либы Шолемовны Софер 19 числа месяца Кислев 5620 года по еврейскому календарю сына Лейзера.
  13. Биографические данные о семье Мордха Файвеловича Заменгофа в Тыкоцине.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  14. З. 2012 елның 16 июль көнендә архивланган.
  15. Биография Л. 2010 елның 16 декабрь көнендә архивланган.
  16. Akta Stanu Cywilnego Okręgu Bożniczego w Białymstoku 1835—1899, nr z. 264, sygn. 22 2011 елның 22 июль көнендә архивланган.
  17. Биографическая справка М.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  18. Фото памятника в одесском дворе, archived from the original on 2014-08-17, retrieved 2022-07-23 

Әдәбият үзгәртү

  • Типология и эволюция международных искусственных языков. Сборник статей [Посвящается памяти Е. А. Бокарева] / АН СССР, Институт языкознания; [Редколлегия: д-р филол. наук М. И. Исаев (отв. ред.) и др.]. — М.: Наука, 1976. — 160 с.
  • Королевич А. И. Книга об эсперанто / АН УССР, Институт языковедения им. А. А. Потебни. — Калып:К.: Наукова думка, 1989. — 253 с. — ISBN 5-12-000985-9.
  • Проблемы международного вспомогательного языка : [Сборник статей] / АН СССР. Институт языкознания; [Отв. ред. М. И. Исаев]. — М.: Наука, 1991. — 263 с. — ISBN 5-02-016810-6.
  • Линс Ульрих. Опасный язык: Книга о преследованиях эсперанто / Ульрих Линс; [Пер. с эсперанто В. Ароловича и др.]. — М.: Права человека; Импэто, 1999. — 575 с. — ISBN 5-7161-0055-4.
  • Власов Д. В. Эсперанто: полвека цензуры. Развитие эсперанто-движения и его журналистики в условиях цензуры в Российской империи и СССР (1887—1938 гг.): монография / Д. В. Власов. — М.: Импэто, 2011. — 184 с. — ISBN 978-5-7161-0229-3.
  • Власов Д. В. История применения эсперанто в России: печать, радиовещание, переписка, самиздат: монография. — М.: Импэто, 2014. — 408 с. — ISBN 978-5-7161-0260-6.
  • Александр Пиперски. Конструирование языков: От эсперанто до дотракийского. — М.: Альпина Нон-фикшн, 2016.анг--> — 224 p. — ISBN 978-5-91671-635-1.

Сылтамалар үзгәртү

 
Википедия

Википедиянең
телендә эсперанто бүлеге бар!
eo:Vikipedio:Ĉefpaĝo