Луция Вондрачкова

Луция Вондрачкова (чех. Lucie Vondráčková, туган 8 март 1980(19800308), Прага, Чехословакия) - Чехия җырчысы һәм актрисасы. Популяр Чехословакия һәм Чехия җырчысы Гелена Вондрачкованың икетуган сеңлесе .

Луция Вондрачкова
Туган көне:

8 март 1980 ел

Туу җире:

Прага, Чехословакия

Һөнәр:

актриса, җырчы

Карьера:

1993 - хәзерге көнгә кадәр

Юнәлеш:

поп

Биография үзгәртү

Луция Вондрачкова Прагада туган. Әтисе Иржи Вондрачек - актер, җырчы, композитор һәм музыкант, әнисе Гана Сорросова - шагыйрә һәм тәрҗемәче. Әнисе ягыннан бабасы Эквадорда туган.

Җырчы биш телне яхшы белә.

Прага консерваториясен (музыка һәм драма белгечлеге буенча) сәнгать мастеры дәрәҗәсе белән тәмамлаган. [1] 2006 елда диссертация яклый, Чарльз университеты һәм фәлсәфә докторы исемен ала [2].

Ул 1990-нчы елда "Территория белого оленя" сериалындагы рольләрнең берсен уйнаган. Луциянең җырлау дебюты 1993 елда "Мармелада" (Мармалад) альбомы белән була. Луция Вондрачкованың репертуарындагы барлык җырларны диярлек аның әти-әнисе язган.

2011 елның 17 июненнән Луция Чехия хоккейчысы Томаш Плеканецка кияүгә чыга. Гаиләнең ике улы бар - Матьяш Плеканец (04.12.2011 елда туган) һәм Адам Плеканец (23.06.2015 елда туган). 2018 елда аерылышалар.

Дискография үзгәртү

1990-нчы еллар үзгәртү

  • 1993 — Marmeláda (Tommü Records)
  • 1994 — Rok 2060 (Tommü Records)
  • 1995 — Atlantida (Tommü Records)
  • 1997 — Malá Mořská Víla (Tommü Records)
  • 1998 — The Best Of English Version (Tommü Records)

2000-нче еллар үзгәртү

  • 2000 — Manon (Tommü Records)
  • 2003 — Mayday (Tommü Records)
  • 2005 — Boomerang (Tommü Records)
  • 2007 — Pel Mel 1993—2007 (Universal)
  • 2008 — Fénix (Tommü Records) 2 CD set

2010-нчы еллар үзгәртү

  • 2010 — Dárek (Tommü Records)
  • 2013 — Oheň (Bonton)
  • 2014 — Duety (2 CD) (Bonton)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү